2023 елның 10 маенда чаңгы узышлары буенча тренер Ләйсән Гөбәйдуллина «Алар Ватан өчен көрәштеләр» презентациясе белән Бөек Ватан сугышында катнашкан герой-спортчылар турында әңгәмә үткәрде.
2023 елның 8 маенда Мари - Туректа хоккей буенча «Җиңү кубогы» турниры үтте. Турнирда «Восток» Мари - Турек, «Спартак» Йошкар - Ола, « Юшут» Мочалище, «Олимп» Кукмарадан командалар катнаштылар.
2023 елның 8 маенда Олимп спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре «Без хәтерлибез!» акциясендә катнаштылар,1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
Кукмарага Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов килде. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган тантаналы чаралар кысаларында Манзарас авылында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды.
Авыл клублары һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре "Үлемсез автополк" акциясенә кушылды.
#Үлемсезполконлайн
#Үлемсез автополк
Авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митингта катнаштылар, һәйкәлләр янына веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
2023 елның 6 маенда тренерлар «Георгий тасмасы тарихы»темасына әңгәмә үткәрдәләр
2023 елның 6 маенда Олимп спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Җиңү тәрәзәсе акциясенә кушылдылар
Балалар Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы турында шигырьләр әзерлиләр, сугыш еллары җырларын башкаралар. Балаларга өлкәннәр белән бертигез сугышкан һәм сугыш вакытында һәлак булган яшьтәшләре турында сөйләделәр. Татар шагыйре Муса Җәлил һәм "Моабит дәфтәрләре" турында искә төшерделәр.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Абдуләхәтова Фәйрүзә Габделхәй кызы социаль хезмәт алучылар өчен Террорчылыкка каршы юнәлештәге мультфильмнар карауны оештырган.