ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2023 ел
җомга

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

Эковесна - 2023

6 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе узды. Рәмзия Гарифуллина  “Сәлам сезгә, кошлар иле!” дигән уен-викторина үткәрде. Ул балаларга табигатьтә кошларның роле, файдасы һәм аларны саклау турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларны карау һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

 

6 апрель көнне "Ak Bars Retro Cars" күргәзмә комплексында "Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе"  14 хисап-сайлау конференциясе узды . Конференциядә Кукмара районыннан "Яшь гвардия" җитәкчесе Аделә Насырова һәм  активист Зилә Зиннәтова катнашты.


6
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

6 апрельдә Кукмара район Үзәк китапханәсе хезмәткәре Пахомова В. Г. 3 нче урта мәктәпнең 8 в сыйныфы укучылары өчен, (сыйныф җитәкчесе Галимова Р.В.), Пушкин картасы проекты кысаларында интеллектуаль уен үткәрде. Уен формасында балаларга язучыларның портретларын, әсәрнең исемен һәм аның авторын фаразларга, тасвирлама буенча әсәр геройларын танып белергә, бирелгән өзекләрдән шигырьләрне искә төшерергә, кроссворд чишәргә, пазл җыярга кирәк иде. Уен ахырында командалар җиңүче һәм катнашучы дипломнары белән бүләкләнде.

2023 елның 6 апрелендә медицина хезмәткәрләре Сәламәтлек көненә багышланган «Наркотикларга әйт- ЮК! Тормышны сайлагыз!» темасына әңгәмә үткәрде.

Эковесна - 2023


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International