ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2022 ел
җомга

23 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының чираттагы дәресе үткәрелде. Клуб җитәкчесе Рәмзия Гарифуллина балалар өчен «Кызыл китап һәм анда кертелгән хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр» дип исемләнгән сәяхәт-дәрес уздырды. Ул балалар игътибарына Кызыл китапны тәкъдим итте, аның кирәклеген һәм бит төсләренең нәрсә аңлатканлыгын сөйләде. Балалар Кызыл китапка кертелгән үсемлек, хайван һәм кош төрләре, кимү сәбәпләре, флора һәм фауна турында белде, төрле уеннарда катнашты. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.

21  декабрь көнне район мәдәният йортында Күкшел  авыл мәдәният йорты театр төркеме Р. Сәгъдиның "Сынган беләзек" спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләмендә үткәрелә торган авыл җирлекләре театр төркемнәре бәйгесе кысаларында үтте.

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча дәресләр уздырыла. Гайнанова Дамира Газиз кызы үткәргән дәрестә «витаминнар» турында сөйләделәр: алар нинди ризыкларда саклана, ни өчен алар кирәк.

22 декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең яңа елны каршылауга багышланган " Яңа ел утырмасы "дип исемләнгән очрашуы булып узды. Чараны алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы җирле язучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, иҗади уңышлар теләде. Язучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. Җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, конкурсларда, викториналарда теләп катнаштылар. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

20-21 декабрьдә Казанда АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы белгеч» һөнәри осталык республика конкурсы узды. Конкурс Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан оештырылган «авыл яшьләре» программасын тормышка ашыру кысаларында узды.

21 нче декабрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. үзәк  китапханәдә  “Сөембикә” кунаклары өчен “Сөембикә” журналына сәяхәт дигән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче журналның тарихы белән таныштырып үтте. Чарага килгән кунаклар “Азат хатын”, “Сөембикә”төркемнәренә буленеп төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, шигырьләр сөйләделәр,жырлар башкардылар. Әлеге чара чәй табыны артында күңелле шартларда үтте. 


22
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Төрле истәлекләргә, чыгышларга, концерт номерларына бай булган бик җылы, эчкерсез очрашу булды ул.

Хөрмәтле Кукмаралылар!
26,27,28 декабрь коннәрендә иртәнге сәгать 8 дэн Кукмара ветеринария берләшмәсе котыру чиренә каршы мөгезле эре терлекләргә, могезле вак терлекләргә, эт-мәчегә түләүсез вакцинация уздыра. Прививка ясату мәҗбүри. Йорт хуҗаларының өйдә булулары сорала.

Укучыларның туган(удмурт һәм мари) телләре һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз!

МБГБУ “Кукмара шәһәре А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей”да районының физик тәрбия укытучылары өчен " Физик тәрбия укытучысының профессиональ компетенциясен арттыру факторы буларак заманча мәгълүмат һәм педагогик технологияләр" темасына семинар үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International