15 декабрь көнне район мәдәният йортында Сәрдекбаш җирлеге үзешчәннәре көче белән Хәбир Ибраһимовның "Ялгыз каен күзе" спектакле сәхнәләштерелде . Спектакль районкүләм үтә торган үзешчән театр төркемнәре бәйгесе кысаларында куелды.
16 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 7б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Коррупция – ул явызлык, аңа юл куймыйк!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Балаларга коррупция төшенчәсе, аның белән очрашкан вакытта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләнелде. Ул аның төрләре һәм формалары, безнең илдә коррупциягә каршы тору һәм көрәшкә юнәлдерелгән чаралар белән таныштырды. Балалар намуслылык җиңгән ситуацияләрне карап,үзләренә файдалы мәгълүмат алды. Чара китапларга күзәтү һәм коррупция турында видеоролик карау белән тәмамланды.
2022 елның 15 декабрендә Кукмара шәһәр мәктәпләре һәм Манзарас авылы мәктәбе укучылары, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан, " Засветись! Юлда игътибарлы бул!"Акциясендә катнаштылар
2022нче елның 14 декабрендэ Манзарас урта мәктәбе базасында мәгариф идарәсе планы нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына таянып, заманча дәрес» дигән темага семинар-практикум булды.
2022 елның декабрендә районның гомуми белем бирү оешмаларында чит телләр атналыгы үтте. Атна кысаларында үткәрелгән барлык чаралар да укучыларның чит телләргә карата кызыксынуын арттыруга , сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләрне камилләштерүгә, иҗади активлык һәм укучыларның креатив фикерләулэрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Предмет атналыгы югары методик дәрәҗәдә үтте.
Аны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
15 нче декабрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, татар поэзиясенең үзенчәлекле шагыйрьләреннән берсе Әхмәт Ерикәй иҗатына багышланган “Җырчы шагыйрь” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр Әхмәт Ерикәйнең шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучылар, шагыйрь сүзләренә язылган “Идел буе каеннары”, “Юллар” җырларын бергәләп җырладылар.
15 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Үзәк китапханәдә укучылар өчен чыршы уенчыкларын буяу буенча «Яңа ел остаханәсе» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара башында китапханәче чыршы уенчыклары барлыкка килү тарихын, классик һәм заманча буяу техникасы турында сөйләде, аннары балаларга үзләренә ошаган стильдә уенчык ясарга тәкъдим ителде.
Мунча куллануга тапшыруга әзер, бары тик документ эшләре калды.
13 декабрь көнне район мәдәният йортында Зур Сәрдек мәдәният йорты халык театры И.Ямагуловның пьесасы буенча "Мәхәббәт кошлары" спектаклен сәхнәләштерделәр . Спектакль районкүләм үтә торган үзешчән театр төркемнәре бәйгесе кысаларында куелды.