ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 17 декабрендә Менделеевск шәһәрендә Ветераннар командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Уеннар нәтиҗәләре буенча Кукмараның «ВКХ» командасы икенче урынны алды.

Тантанада катнашучылар, Илмир Кәшәпов белән Рузил Сабирҗановны искә алып, мемориаль такталарга чәчәкләр куйды.

19 декабрь көнне район мәдәният йортында Әсән- Елга авыл мәдәният йорты театр төркеме А.Әхмәтгалиеваның "Баш куям тезләреңә" спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләмендә үткәрелә торган авыл җирлекләре театр төркемнәре бәйгесе кысаларында үтте.

Украинадагы махсус хәрби операция һәм мобилизацияле якташларга ярдәм итү кысаларында районның клуб учреждениеләре хезмәткәрләре тарафыннан маскировка челтәрләре әзерләнде.


19
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

Бөтен ил буенча «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясе бара. Кукмара районы гомуми белем оешмалары укучылары да читтә калмады.

16 декабрь көнне А. М. Булатов исемендәге лицейда Ф.Г.Газизуллин исемендәге Республикакүләм икьтисади укулары узды. Чарада Санкт-Петербургтан Н. Ф. Газизуллин ( профессор), Татарстан Республикасының Фәнни Академиясенең вице-президенты Хоменко В. В., Дәүләт Советы депутаты Р. А. Ратникова да катнашты. Укулар бик эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде.

"Галактика" балалар иҗат үзәге базасында " Россия Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы кысаларында «Ел укытучысына сорау» исемендэ пресс-конференция үткәрелде. "Ел укытучысы» номинациясендә 5 катнашучы һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 5 катнашучы-иң яхшылар! - әңгәмәдәшләрнең: педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең, укучылар һәм матбугат вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр.

2022 елның 16-18 декабрендә Мамадыш шәһәрендә 2013 елда туган малайлар арасында хоккей буенча турнир узды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, иҗат коллективлары чыгышлары тантананы тагын да күңелле итте, бәйрәм рухы өстәде. Теләге булган һәркем сәхнәдәгеләргә кушылып җырлады, биеде, күңел ачты.

18 декабрь көнне район мәдәният йортында Манзарас авыл җирлегенең театр коллективы  Д.Салиховның "Туй күлмәгем - соңгы бүләгем" спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләмендә үткәрелә торган авыл җирлекләре театр төркемнәре бәйгесе кысаларында үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International