ЯҢАЛЫКЛАР



15
декабрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

15 нче декабрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, татар поэзиясенең үзенчәлекле шагыйрьләреннән берсе Әхмәт Ерикәй иҗатына багышланган “Җырчы шагыйрь” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте.Чара барышында ял итүчеләр Әхмәт Ерикәйнең шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучылар,  шагыйрь сүзләренә язылган “Идел буе каеннары”, “Юллар” җырларын бергәләп җырладылар.  

15 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, Үзәк китапханәдә укучылар өчен чыршы уенчыкларын буяу буенча «Яңа ел остаханәсе» дигән мастер-класс үткәрелде. Чара башында китапханәче чыршы уенчыклары барлыкка килү тарихын, классик һәм заманча буяу техникасы турында сөйләде, аннары балаларга үзләренә ошаган стильдә уенчык ясарга тәкъдим ителде.

Мунча куллануга тапшыруга әзер, бары тик документ эшләре калды.

13 декабрь көнне район мәдәният йортында Зур Сәрдек мәдәният йорты  халык театры И.Ямагуловның пьесасы  буенча  "Мәхәббәт кошлары" спектаклен сәхнәләштерделәр . Спектакль районкүләм  үтә  торган үзешчән  театр төркемнәре бәйгесе  кысаларында куелды.

14 декабрь көнне район мәдәният йортында Арпаяз авыл клубы үзешчәннәре көче белән   Әмирхан Еникиның әсәре буенча "Әйтелмәгән  васиять" спектакле сәхнәләштерелде

Кукмараның " Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Федерациясе халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елына багышланган план кысаларында «Кукмара районы халыклары традицияләре, гореф-гадәтләре һәм милли бәйрәмнәре»дигән чара уздырганнар.

Безнең үзәктә тәрбияләнүчеләрне социаль тернәкләндерү юнәлешләренең берсе - шәхеснең психик, әхлакый, эмоциональ һәм физик үсеше өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру.


14
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 14 декабрендә Кукмара балалар музыка мәктәбендә "Пушкин картасы" проекты кысаларында А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицей укучылары өчен узды.

14 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре, "Зур Кукмара авылы гомуми урта мәктәбе" 8нче сыйныф укучылары өчен (сыйныф җитәкчесе Кондратьева Г.Ш.) «Ана мәхәббәте нуры» дигән әдәби-шигъри сәгать үткәрделәр. Чара барышында Н. А.Некрасов, С .Есенин, А. Ахматова, А. Твардовскийның әнисенә багышланган шигырьләре яңгырады. Чара ахырында балалар өчен өй шартларында сабын ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан формасын, төсен һәм хуш исен сайлап алдылар һәм әниләргә бүләк әзерли алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International