16 декабрь көнне А. М. Булатов исемендәге лицейда Ф.Г.Газизуллин исемендәге Республикакүләм икьтисади укулары узды. Чарада Санкт-Петербургтан Н. Ф. Газизуллин ( профессор), Татарстан Республикасының Фәнни Академиясенең вице-президенты Хоменко В. В., Дәүләт Советы депутаты Р. А. Ратникова да катнашты. Укулар бик эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә оештырылган иде.
"Галактика" балалар иҗат үзәге базасында " Россия Ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы кысаларында «Ел укытучысына сорау» исемендэ пресс-конференция үткәрелде. "Ел укытучысы» номинациясендә 5 катнашучы һәм «Педагогик дебют» номинациясендә 5 катнашучы-иң яхшылар! - әңгәмәдәшләрнең: педагогик һәм ата-аналар җәмәгатьчелегенең, укучылар һәм матбугат вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр.
2022 елның 16-18 декабрендә Мамадыш шәһәрендә 2013 елда туган малайлар арасында хоккей буенча турнир узды.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, укучылар, иҗат коллективлары чыгышлары тантананы тагын да күңелле итте, бәйрәм рухы өстәде. Теләге булган һәркем сәхнәдәгеләргә кушылып җырлады, биеде, күңел ачты.
18 декабрь көнне район мәдәният йортында Манзарас авыл җирлегенең театр коллективы Д.Салиховның "Туй күлмәгем - соңгы бүләгем" спектаклен сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләмендә үткәрелә торган авыл җирлекләре театр төркемнәре бәйгесе кысаларында үтте.
15 декабрь көнне район мәдәният йортында Сәрдекбаш җирлеге үзешчәннәре көче белән Хәбир Ибраһимовның "Ялгыз каен күзе" спектакле сәхнәләштерелде . Спектакль районкүләм үтә торган үзешчән театр төркемнәре бәйгесе кысаларында куелды.
16 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 7б сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Коррупция – ул явызлык, аңа юл куймыйк!» дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Балаларга коррупция төшенчәсе, аның белән очрашкан вакытта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сөйләнелде. Ул аның төрләре һәм формалары, безнең илдә коррупциягә каршы тору һәм көрәшкә юнәлдерелгән чаралар белән таныштырды. Балалар намуслылык җиңгән ситуацияләрне карап,үзләренә файдалы мәгълүмат алды. Чара китапларга күзәтү һәм коррупция турында видеоролик карау белән тәмамланды.
2022 елның 15 декабрендә Кукмара шәһәр мәктәпләре һәм Манзарас авылы мәктәбе укучылары, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләре санын киметү максатыннан, " Засветись! Юлда игътибарлы бул!"Акциясендә катнаштылар
2022нче елның 14 декабрендэ Манзарас урта мәктәбе базасында мәгариф идарәсе планы нигезендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына таянып, заманча дәрес» дигән темага семинар-практикум булды.
2022 елның декабрендә районның гомуми белем бирү оешмаларында чит телләр атналыгы үтте. Атна кысаларында үткәрелгән барлык чаралар да укучыларның чит телләргә карата кызыксынуын арттыруга , сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләрне камилләштерүгә, иҗади активлык һәм укучыларның креатив фикерләулэрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Предмет атналыгы югары методик дәрәҗәдә үтте.