11 декабрь көнне район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Мәдәният идарәсе җыелма командалары түбәндәге урыннарны алдылар: хатын-кызлар командасы-2 урын, ирләр командасы-4 урын. Котлыйбыз!
9 декабрь көнне Кәчимер авылы клубында Халыкара инвалидлар көненә һәм Ватан Герое Көненә багышланган район мәдәният йорты иҗат төркеменең хәйрия концерты булды.
Кукмараның " Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Инвалидлар декадасы кысаларында социаль хезмәт алучылар үз куллары белән төрле техникада уенчыклар ясаганнар.
ГТО нормаларын тапшыру
9 декабрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәрләре, “М.П.Прокопьев исемендәге Нырья урта мәктәбе” 9 нчы сыйныф укучылары өчен, М.И.Цветаева иҗаты буенча әдәби сәгать үткәрделәр.
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүчеләрне " 2023 елда 6-НДФЛ һәм РСВ исәп-хисапларын тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча үзгәрешләр. Страховка взносларының киметелгән тарифлары һәм 2023 елда иминият взносларын түләүләр», ул 2022 елның 15 декабрендә 10.00 сәгатьтә узачак.
2022 елның 15 декабрендә 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориаль салым органнарында салым түләүчеләр өчен «бердәм салым счеты институтын кертү турында»ачык ишекләр көне узачак.
ГТО нормаларын тапшыру
9 декабрь көнне Кукмара шәһәренең Хәтер паркында Ватанның Каһарманнары Көненә багышланган митинг узды. Митинг Ильяс Исламов башкаруында "Мәңгелек ут" җыры белән ачылды. Халык алдында Башкарма комитет җитәкчесе Гарифуллин А.Х., район хәрби комиссары Гумеров А. Р. һәм Афганчылар исеменнән Шакирҗанов Р. М. чыгыш ясадылар. Митинг Россия гимны белән тәмамланды.
10 декабрьдә дөнья җәмәгатьчелеге Кеше хокуклары көнен билгеләп үтә. Бу датага хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., Нырья урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен, «Кагыйдәләрдән – хакка», дип исемләнгән хокук дәресе үткәрде. Чара барышында балалар кеше хокуклары турында сөйләүче төп законнар белән таныштылар.