Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында Урта Комар урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен , уку залы китапханәчесе Г. Ф. Заһидуллина «Без коррупциясез тормыш өчен» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә катнашучы балалар ришвәт алу, законсыз сатып алу, ришвәт алу өчен җинаять җаваплылыгына кем тартылырга мөмкин һәм ришвәт алучылар турында кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген белделәр.
9 декабрь көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Йолдызлык» балалар бакчасының 2нче төркем әзерлек төркемендәге балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова китапханә буенча экскурсия һәм «Яңа ел турында барысын да кем белә» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда актив катнашты, викторина сорауларына җавап бирде, әйлән-бәйлән уйнады, биеде һәм җырлар җырлады. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.
2022 нче елның 9 нче декабрендә Инвалидлар декадасы кысаларында Кукмара «Зилант» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәге карамагындагы балалар өчен «Бердәмлектә безнең көч» дигән спорт-күңел ачу чарасы үткәрелде.
Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без бергә тату гаилә» дигән темага стенгазета ясау оештырылган.
Китапханәче Ахметова Ләйсән «Әдәплелек һәм игелек иле» исемле әңгәмә уздырды. Балалар әкият дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар, матур презентация карадылар, әкият геройлары белән таныштылар, әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, рәсемнәр буенча әкият геройларын һәм исемнәрен таптылар, әдәби геройлар турында табышмаклар чиштеләр.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендәинвалидлар декадасы һәм «Инвалид балалар өчен курчак театры» проектын тормышка ашыру кысаларында 8 декабрьдә тернәкләндерү курсы узучы балаларга «Төлке сеңел һәм ссоры бүре» дигән рус халык әкияте мотивлары буенча курчак спектакле әзерләнде.
Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә психолог Йосыпова Дания ата - аналар өчен «Күңелле гимнастика»дигән темага консультация үткәргән.
8 декабрьдә, инвалидлар декадасы кысаларында, уку залы китапханәчесе Г. Ф. Заһидуллина, «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен, «Тотынышыйк кулга кулны», дигән уен программасы үткәрде. Чара барышында балалар конкурсларда, уеннарда, викториналарда актив катнаштылар. Чара мультфильм карау белән тәмамланды.
8 декабрь көнне Түбән Үрәс авыл җирлегенең театр коллективы Г.Нуруллиның "Картаямени соң йөрәк" әсәрен сәхнәләштерделәр. Спектакль районкүләм үтә торган үзешчән театрлар бәйгесе кысаларында куелды.
2022 елның 6 декабреннән 8 декабренә кадәр Ошторма-юмья урта мәктәбенең бию түгәрәгенә йөрүче укучылар белән коллевтивның җитәкчесе Галимьянова Л.В. Казан шәһәрендә якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни белем бирү оешмаларында белем алучы укучылар өчен мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган республикакүләм слетта булып кайттылар.