ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2022 ел
җомга

2022 елның 3 ноябрендә тренер Николай Наумов хокук бозуларны профилактикалау максатыннан «Хокуклар һәм бурычлар дөньясына сәяхәт» темасына әңгәмә үткәрде.


3
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

3 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә  Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар  өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Бердәмлектә – көч» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына кылган батырлыклары белән таныштырды. Чара видеоролик карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

3 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3нче мәктәп каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар кунакта булды. Китапханәче Нурия Гайнетдинова балаларга Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Халыклар дуслыгында – Россия бердәмлеге» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрде. Балалар 1612 елгы вакыйгалар белән танышты, Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итү,  Минин һәм Пожарский батырлыгы турында белде. Презентация күрсәтелде. Чара видеоролик карау һәм китапларга күзәтү белән тәмамланды.

 

3 ноябрь көнне көзге каникуллар көннәрендә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Купка авылының башлангыч мәктәбе укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Туган ягым» дип исемләнгән сәяхәт дәрес үткәрде. Ул презентация ярдәмендә Кукмара районының тарихы, аның истәлекле урыннары, экологик һәйкәлләре, хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләде. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.


2
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3 нче мәктәпнең 4а сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Игелеклелек иле» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Ул балаларга игелек һәм явызлык төшенчәләре, кешеләр өчен Игелекнең мөһимлеге турында сөйләде. Балалар төрле уеннарда катнаштылар, игелек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, тормыштагы төрле хәлләр тәкъдим ителде. Чара в.Катаевның «Цветик - семицветик»китабы буенча мультфильм карау белән тәмамланды.

 

Бүген С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1нче гимназия каршында оештырылган лагерьда ял итүче балалар кунакта булды. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия балалар өчен «Бу гаҗәеп хайваннар» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны хайваннар дөньясы белән таныштырды. Балалар сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара китапларга күзәтү һәм хайваннар турындагы видеороликлар карау белән тәмамланды.

 

2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булды.

М.А. Сафиуллин үзенең чыгышында «мобилизацияләнгән затларга ярдәм итү чаралары турында» 2022 елның 20 октябрендә Россия Хөкүмәте тарафыннан кабул ителгән 1874 нче номерлы карарның мобилизацияләнгән гражданнар, шул исәптән эшмәкәрләр һәм оешмалар тарафыннан хисап бирү һәм салым түләү мәсьәләләрен җайга салуын билгеләп үтте. «Әлеге категориягә салым түләүчеләр өчен хәрби хезмәт үткән чорга һәм өстәмә рәвештә хәрби хезмәттән мобилизация яки эштән азат ителгәннән соң өч айга салымнар һәм җыемнар түләү срокларын күчерү, аларны түләү буенча кичектерү, шулай ук хисап бирү срокларын күчерү каралган.Шулай итеп, эшмәкәрләрнең элеккеге эшлекле активлыгын торгызу өчен вакыты булачак", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында идарә җитәкчесе М.А. Сафиуллин.

2022 елның 2 ноябрендә тренер Диас Сәйфетдинов «көзге мәрхәмәт атнасы» акциясе кысаларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан «Күңелле стартлар» уздырды.

2022 елның 1 ноябрендә тренер Фәридә Сагыр «Көзге игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында «Балалар күзлегеннән Яхшылык» дигән темага тәрбияләнүчеләрнең рәсем күргәзмәсе оештырды.


1
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

1 ноябрь көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 4 нче мәктәпнең 2в сыйныф укучылары өчен китапханәче Рәмзия Гарифуллина «Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар?» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул балаларга кешеләрнең әкият геройлары кебек үк, игелекле һәм явыз эшләргә сәләтле булулары турында сөйләде. В.Маяковскийның «Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар?», В. Осееваның «Тылсымлы сүз» китабыннан өзекләр укыды. Балалар төрле уеннарда катнашты, игелек турындагы мәкальләрне искә алды. Чара китапларга күзәтү һәм В.Катаевның «Цветик - семицветик» китабы буенча төшерелгән мультфильм карау белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International