10 ноябрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Пычак урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Кукмара: Кичә, бүген, иртәгә» туган якны өйрәнү сәяхәте үткәрелде. Чара барышында катнашучылар туган як тарихы буенча виртуаль сәяхәт кылдылар, «Кукмара в объективе» фотокүргәзмәсе белән таныштылар.
ТКХ ӨЧЕН ДИСТАНЦИОН ТҮЛӘГЕЗ!
2022 елның 10 ноябрендә мобилизованныйларның башкарма производстволары мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү узачак
8 нче ноябрь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен язучы-прозаик Кояш Закир кызы Тимбикованың тууына 85 ел тулу уңаеннан “Кояш балкышы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Китапханәче язучы Кояш Тимбикованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр бик теләп Кояш Тимбикованың “Кышларга да бергә керсәк иде!”, “Авылдашлар” шигырьләрен укыдылар. Әлеге шигырьләргә куренекле композиторыбыз Сара Садыйкова, В. Гыйззәтуллина көй яздылар.
Мәгълүмати хәбәр
2022 елның 11 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак.
Халык өчен мәгълүмат
2022 елның 6 ноябрендә ветераннар командалары арасында Халык бердәмлеге көненә багышланган традицион турнир узды.
2022 елның 2-4 ноябрендә Питрәч авылында 2013 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнирның беренче этабы узды
3 ноябрь көнне, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, уку залының китапханәчесе Сәлимова Т.Х. «Форпост» үзәге балалары өчен «Заман бәйләнеше-буыннар бәйләнеше» дигән тарих сәгате үткәрде.