ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Балыклы авылы китапханәчесе үз укучылары өчен матур күргәзмә, өстәл уеннары, кызыклы табышмаклар һәм күңелле әдәби конкурслар әзерләгән иде. Яшь укучылар сорауларга актив җавап бирделәр, “Яраткан уенчыгың китабын укы” конкурсында катнашып, табышмаклар чиштеләр, балалар зур кызыксыну һәм импровизация белән китаплар - сабыйлар, һәркайсы үз уенчыклары өчен, матур китап күргәзмәсен карадылар.

Бөтен Рәсәй буенча Украинадагы махсус операцияләрдә катнашучы  хәрби хезмәткәрләрен яклауда күпсанлы акцияләр һәм патриотик чаралар уза. Шул максаттан Мамашир авылы китапханәчесе «Мин сугыш турында хәтерлим» патриотик сәгать үткәрдә катнашты. Чарада  махсус хәрби операция башлануга  кагылышлы нинди вакыйгалар булганлыгы турында мәгълүматны ишеттеләр.

Китапханәбез эшенең бер юнәлеше - сәламәтлеге буенча китапханәгә йөри алмаган укучыларга хезмәт күрсәтү. Гаризаларны исәпкә алып, китапханәче кирәкле әдәбият сайлый. Өйгә кайткач, укучыны яңа керемнәр белән таныштыра, әдәбият тәкъдим итә. Шул максаттан, Чишмабаш авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге  Гайнетдинова Рауза йортына барды.

Партизаннар һәм подпольщиклар көненә карата бөтен ил буйлап истәлекле чаралар уздырылды. Мәсәлән, әлеге вакыйга кысаларында Түбән Комар авылы  китапханәчесе «Дошман тылында батырлык» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Чарада укучыларның игътибарына Бөек Ватан сугышы партизаннары һәм подпольщикларының батырлыгы темасы буенча О.Кошевой, М.Пегливанова, М.Чуба, И.Беленива, Л.Андроев, С.Тюленина, У.Громова, И.Земнухов, Л.Шельцова әдәбияты тәкъдим ителде.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе югары класс укучылары белән илебездә барган котычкыч авыр сугышлар турында әңгәмә үткәрде. Чара Бөек Ватан сугышында катнашкан  авылдашларыбызны да искә алудан башлап Ф. Кәримнең “Партизан хатыны” дип исемләнгән поэмасын уку, фикер алышу белән тәмамланды.

12 июль көнне Түбән Чура авылы территориясендә традицион «Питрау» халык бәйрәме узды.

Бәйрәм театральләштерелгән фольклор прологы һәм «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле чыгышы белән ачылды. Бәйрәмдә район җитәкчеләре һәм Казаннан килгән кунаклар да катнашты һәм котлады. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга һәм активистларга мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды. Концерт программасында «Баламишкин», «Сердәш», «Карендәшләр» ансамбльләре һәм ТРның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың иҗат төркеме катнашты. Бәйрәм кысаларында «Керәшен чибәре» район конкурсы узды. Чара матур салют белән тәмамланды.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Иртә кояшлы иртә белән балалар йөгерешкә киттеләр, аннан соң иртәнге аш башланды.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Светофорга кунакка" дигән  дәрес -презентация узды.

Гражданнар өчен бүгенге көндә үзләренең салым йөкләмәләреннән хәбәрдар булу актуаль.

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 20 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International