Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Йосыпова Д.Х. ата-аналар белән тернәкләндерү чараларының нәтиҗәлелеге, баланы социальләштерүнең нәтиҗәле ысуллары буенча консультацияләр үткәрә.
Кукмара үзәк китапханәсенә "Милосердие"үзәгендә тернәкләнү узучы балалар килде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Саттарова Л.Р. алар өчен "Табигать табышмаклары"дигән экологик викторина үткәрде. Чара барышында балалар табигать турында белемнәрен күрсәттеләр: шигырьләр һәм мәкальләрне искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар.
Кукмара үзәк китапханәсендә якташларыбыз галим-математик-геометр, физика-математика фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат Хак улы Сабитов, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимулла улы Галимуллин, Татарстанның халык укытучысы Кәмәрия Зиннур кызы Хәмидуллина белән ”Бүген бездә кунак бар” дигән матур, эчтәлекле очрашу булды. Әлеге очрашуда “Салават күпере”, “Сөембикә” клубына йөрүче актив укучыларыбыз катнашты.
Килгән кунакларның һәрберсе бай, эчтәлекле чыгыш ясады,сорауларга җавап бирделәр. Иҗат Хак улы үзе һәм китапханәче Сәлимова Тәскирә Харис кызы аның матур шигырьләрен укыдылар.Шулай ук очрашу барышында электрон презинтация да күрсәтелде.
2022 елның 3 августында 10.00 сәгатьтә Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк.
16 июль көнне "Сәйлән" - халык җыр һәм бию ансамбле Азнакай шәһәрендә булып узган "Чатыртауда җыен -2022" Төбәкара төрки халыклары бәйгесендә катнаштылар. Ансамбль диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтү
Кураторлар белән танышуны дәвам итәбез
Александр Максимов-lksndr_mksmv-Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы 119-нчы номерлы китапханә мөдире, Росмолодежь Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы эксперты.
Безнең Арт-резиденция Вахитов авылында үз ишекләрен ачачак. Ул Татарстанның Кукмара районында урнашкан. Ул иң көчле итек һәм савыт-саба белән дан тоткан Кукмара.
Вахитта табигать һәм иҗат өчен киңлекләр күп.
Ә арт-резиденция өчен шартлар искиткеч!
15 июль көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Балды-Кенә авылында яшәүчеләргә концерт программасы белән килделәр. Чара «Кичке уен» формасында узды, татар, рус, удмурт халык һәм заманча җырлары яңгырады, тамашачылар белән халык биюләре оештырылды. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән «Инвожо» фольклор ансамбле һәм «Вуюись» вокаль ансамбле чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы территориясендә шторм кисәтү.