2022 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе М.А. Сафиуллин катнашында брифинг булып узды.
28 нче июнь көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче яшьләр өчен “Туган төбәкнең кадерен белик” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрде.
Китапханәче туган як табигатенең матурлыгы, байлыгы, табигатьне саклау турында сөйләде.Чара барышында ял итүчеләр “Без табигать балалары” дигән викторинада катнаштылар, табигатькә багышланган шигырьләр укыдылар. Табигать күренешләре, үсемлекләр,хайваннар, кошлар турында табышмакларга җавап бирделәр
Бүген «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Фирдания Закирова балалар өчен “Китап – нәниләргә” дип исемләнгән экскурсия-танышу үткәрде. Балалар төрле хезмәт күрсәтү зоналары, китапханәдән һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре белән танышты, китаплар, энциклопедияләр һәм журналлар карады, төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты, әдәби геройлар турында табышмаклар чиште, мультфильмнар карады.
МБУ "Форпост" үзәге яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең автоном һәм бюджет учреждениеләренә грантлар конкурсында җиңде һәм 142,904 сум күләмендә сертификат алды. "Сезнең сайлау" проектын тормышка ашыру өчен.
26 июнь көнне яшьләр Көне кысаларында Комсомол майданында төрле чаралар үткәрелде. Бәйрәм көне "Китап" радиомпаниясенең иҗат төркеме чыгышы белән ачылды.
Кичке 18: 00 сәгатьтә кече сәхнәдә Лубян мәдәният йорты үзешчәннәрнен концерты утте. Комсомол мәйданында кул эшләре буенча төрле мастер-класслар үткәрелде.
Бәйрәмне дәвам итте үзәк сәхнәдә район мәдәният йортынын үзешчәннәре: "Идел" бию төркеме, "Сәрдеш" җыр ансамбле, Адилә Насыйрова, Зилә Зиннәтова һәм Анесса Галимуллина.
Бәйрәмнең махсус кунаклары «Mingazov» кавер-төркеме яшьләрге концерт программасын тәкъдим итте. Бәйрәм диджей Мazis тарафыннан көбекле дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм барышында спорт ярышлары оештырылды һәм актив яшьләрне бүләкләделәр.
24 июнь көнне Үзәк китапханәдә «Современница»хатын-кызлар клубы әгъзалары җыелды. Клуб җитәкчесе Валентина Пахомова «Табигать белән килешеп яшәргә " дигән экологик сәгатькә чакырды. Чара барышында кунаклар туган як табигатенең матурлыгы, әйләнә-тирәгә сакчыл караш турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. «Хайваннар», «Ассоциация» конкурсларында, «Йорт экологиясе» викторинасында катнаштылар, табигать турында шигырьләр, урман турында мәкальләр сөйләделәр, кошлар турында җырлар җырладылар, агачлар, кыр чәчәкләре турында табышмаклар чиштеләр.
24 июнь көнне Кукмара муниципаль районының "Нараткай" балалар сәламәтләндерү лагерендә ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эксперты Зәйдуллина Диана Дамир кызы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты башлыгы Саубанова Лилия Илгиз кызы һәм "Бирмәскә, алмаска" дигән республика проекты волонтерлары булдылар.
2022 елның 24 июнендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә шәфкать туташы Гайнанова Д. Г. «Ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау» темасына балалар өчен чираттагы «Медицина сәгате» үткәрде.
5 нче көн
"Нараткай" сәламәтләндерү лагеренда күңел ачу дәвам итә. Бишенче көн Юл хәрәкәте белемнәрен өйрәнүгә һәм ныгытуга багышланган.
Гадәттән тыш хәл турында сигнал килеп ирешкәннән соң, 117нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә урынга килеп җиттеләр.