ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы эшкуарлары үз бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак кулланалар. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм ПСН буенча салым декларациясен тапшыру буенча бурычлар булмау, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү аеруча җәлеп итә.

С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсе китапханәчесе Ләйсән Әхмәтова «Шәфкатьлелек» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Россия көненә багышланган «Без Россиядә яшибез» дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Балалар презентация карады, илебезнең төп символлары белән танышты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.


9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия көне алдыннан уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., «Милосердие» тернәкләндерү үзәге балалары өчен, «Россия белгечләре» дип исемләнгән танып-белү уены үткәрде. Чара башында Гөлнара Фәритовна «Россия көне» бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләде. Танып-белү уены барышында балалар Россиянең дәүләт символикасын, шулай ук аны бөтен дөньяда таныйлар торган рәсми булмаган символларны күрсәттеләр: каен, матрешка, балалайка һ.б. Соңыннан балалар «Безнең Ватан - Россия» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Россия тарихы буенча китаплар тәкъдим ителде.

 

Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәте боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар турында мәгълүмат бирүгә ризалык җибәрү дә җитә 06.07.2020 № ЕД-7-8/423@.


8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

8 июнь көнне район мәдәният йортында «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында «Татарстан-нык гаиләләр территориясе» исеме астында «Нечкәбил – 2022» Республика фестиваленың сайлап алу туры узды. Фестивальдә Әтнә, Балтач, Биектау, Мамадыш, Саба, Теләче районнары гаиләләре катнашты. Кукмара районыннан мәгариф идарәсе исеменнән Зиһаншиннар һәм мәдәният идарәсе исеменнән Хәкимҗановлар гаиләләре бәйгедә үзләрен унышлы тәкъдим иттеләр. Катнашучыларга истәлекле дипломнар һәм сувенирлар тапшырылды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

2022 елның 7 июнендә тренер Николай Наумов «Без спортны сайлыйбыз!» сәламәтлек дәресе үткәрде.

Нәрсә ул АУСН?
Салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасы (АУСН) – махсус салым режимы, анда Хисап тулысынча диярлек кулланыла, ә салымнар автомат рәвештә исәпләнә

2022 елның 7 июнендә тренер Илдар Ганиев «Без спортны сайлыйбыз!» сәламәтлек дәресе үткәрде.


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

6 июнь көнне Кукмара «Форпост» үзәге яшьләре Үзәк китапханәдә

 «Сары. Кара һәм Ак» фильмын карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International