ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2022 ел
җомга

Донецк һәм Луганск халык республикалары балаларын рус телендә яраткан  китаплары белән тәэмин итү максатыннан район мәдәният йорты һәм авыл мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре "Донбасска - китаплар" акциясендә актив катнаштылар. Барлык хезмәткәрләр дә бу акцияне хупладылар һәм Донбасс балалары өчен кирәкле әдәбият җыйдылар.

  2022 елның 7 апрелендә Сәламәтлек көнен бәйрәм итү кысаларында чаңгы ярышлары буенча тренер Булат Таҗиев «Бәхет сәламәтлеккә бәйле»дигән темага профилактик әңгәмә үткәрде.

8 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлек илендә» дип исемләнгән конкурс – уен программасы үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларга сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, чыныгу, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Чара ахырында балалар китап күргәзмәсе белән танышты.

7 нче апрель көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., 2022 ел Русия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында, социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ”да ял итүче  пенсионерлар өчен,  “Татар халкынын милли бәйрәмнәре” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.

Соңгы елларда халкыбызның  гореф-гадәтләренә, йолаларына һәм бәйрәмнәренә игътибар арта бара, Сабантуйларын үткәрүгә,  аларны халыкчан, җанлырак  итүгә, Нәүрүз,  Сөмбелә бәйрәмнәрен торгызуга һәм яңартуга, Каз өмәләрен һ.б.ны көнкүрешебезгә кайтаруга омтылыш көчәя.

Чара барышында ял итүчеләр татар халкының милли бәйрәмнәренең тарихы белән таныштылар, милли бәйрәмнәрнең әһәмияте турында  Төрле уеннар уйнадылар..Әлеге чара күңелле, матур һәм җылы атмосферада  үтте.

Кичәнең икенче өлешендә өлкәннәр үзләре уйнап үскән, “Йөзек салыш”, “Тукмаклы”, “Капкалы”, “Ачык авыз” уеннарын уйнады, уен җәзасы буларак мәкальләр, тизәйткечләр, әдәби әсәрләр буенча сораулар, кызыклы “җәзалар” бирелде. Бирелгән сүздән яңа сүзләр уйлап, “Көйне таны” уенында татар халык җырларын таныдык. Кичә бик күңелле, матур һәм җылы атмосферада үтте.

 


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

7 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә Халыкара урман көненә багышланган «Чык» экологик клубының чираттагы дәресе - «Урманда табышмаклар һәр адымда» дип исемләнгән экологик турниры булып узды. Балалар төрле конкурсларда катнашты, табышмаклар чиште, викторина сорауларына җавап бирде, пантомимнар күрсәтте. Китапханәче Гөлфия Хафизова урман турында  сөйләде. Чара ахырында балалар экологлар – яшь табигать сакчылары турында фильм карады, китаплар белән танышты.

2022 елның 7 апрелендә Сәламәтлек көнен бәйрәм итү кысаларында чаңгы ярышлары буенча тренер Вячеслав Сәйфетдинов тәрбияләнүчеләр арасында «Сәламәт тәндә - сәламәт рух»дигән темага әңгәмә үткәрде.

2022 елның 8 апрелендә 17.45 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы YouTube каналында яшьләргә Татарстан Республикасында гамәлдә булган программалар турында мәгълүмат бирү максатларында турыдан-туры эфир # ЖильёМолодымРТ үткәрә

30 март көнне район мәдәният йортында  “Тарихта без эзлебез” Республика фестиваленең район сайлап алу туры узды. Бу бәйрәм кысаларында өч гаилә бәйгедә катнаштылар: Яңа Канисар авылыннан Ахметовлар гаиләсе, Кукмара шәһәреннән Бакиннар гаиләсе, Зур Сәрдектән Шагабиевлар.

Мәдәният йорты фойесында милли һәм гаилә ризыкларыннан торган күргәзмә оештырылды. Сәхнәдә һәрбер гаилә узенең шәҗәрәсе  турында сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип Ахметовлар һәм Шагабиевлар гаиләсе табылды. Саба районында үтәчәк зона бәйгесендә Кукмара данын Шагабиевлар гаиләсе яклаячак.

 

Кукмара районы студентлары Work-турда катнашты


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

6 апрель  үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләре семинары булып узды. Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2021 елда китапханәләрнең эшчәнлеге нәтиҗәләре, контроль күрсәткечләр үтәү, төп эш юнәлешләре һәм 2022 елның актуаль темалары, китапханә конкурсларында, акцияләрдә, проектларда катнашу, онлайн форматта эшләү, китапханә чараларын турыдан-туры трансляцияләү практикасына кертү, PRO «Культура» порталында эшләү һәм китапханә эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International