ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2022 ел
якшәмбе

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин аерым тармаклар өчен УСН түләү срокларын үзгәртү турында 30.03.2002 ел, № 512 карарга кул куйды. Документ нигезендә алты айга озайтыла:


1
апрель, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.

Халыкара балалар китабы көне алдыннан С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова китапханә буйлап экскурсия һәм балалар язучысы К.И.Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Корней бабай янында кунакта» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар Чуковский әкиятләре буенча мавыктыргыч сәяхәт итте. Балаларга «Мойдодыр» һәм «Китапханә турында» мультфильмнар карау бик ошады. Соңыннан балалар тәрбиячеләре белән бергә «Шалкан» рус халык әкиятен сәхнәләштерде. Чара ахырында балалар китап күргәзмәсе белән танышты.

Җиңүчеләр арасында Лубян авылы китапханәсе»  беренче номерлы филиалы «Волшебное лукошко - авылда халык традицияләрен торгызу буенча» проекты белән чыгыш ясады. Грант суммасы 407000,00 сум.

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм проектны уңышлы тормышка ашыруларын телибез!

31 март көнне Кукмара «Форпост» үзәгенә йөрүче үсмерләр, район үзәк китапханәсендә “Смелого пуля боится ” фильмын карадылар.

31 март көнне халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., НАЗ «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» пенсионерлары өчен юмор көненә багышланган «С улыбкой по жизни», дип исемләнгән юмор сәгате үткәрде


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

31 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә “Ял белмәс безнең куллар” дип исемләнгән халык уеннары фестивале узды. Чарага 6 нчы номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы һәм Асан-Елга, Березняк, Арпаяз һәм Поч-Кучук авылларының аз комплектлы балалар бакчалары чакырылган иде. Китапханәче Закирова Фирдания балаларга презентация ярдәмендә халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде. Балалар татар, рус, мари һәм удмурт киемнәрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, «Алтын капкалар» рус халык уенын күрсәтте, шигырьләр сөйләде, җырлар һәм биюләр башкарды. Аннан соң милли курчаклар, татар баш киемнәре-калфак, күкрәк бизәге – изү, алъяпкыч, читек ясау буенча мастер – класс үткәрелде. Кул астындагы материаллар - салам, төрле төстәге тасмалар, бисерлар, ялтыравыклар, матур татар орнаменты булган кәгазь эскизлары. Балалар иҗади активлык һәм фантазия күрсәтте. Чара ахырында Халыклар дуслыгы йорты директоры Гәрәева Гөлнара Закирҗан кызы фестивальдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм аларга грамоталар тапшырды.

 

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында инвалид-балалар өчен район типографиясенә виртуаль экскурсия оештырылды.

30 марта в центральной библиотеке собрались участники клуба “Сююмбика”. Руководитель клуба Салимова Т.Х. подготовила и провела тематический час: «Будущее театра». В ходе мероприятия Таскира Харисовна рассказала об истории возникновения театра, провела обзор журнала «Сәхнә”, все вместе приняли участие в инсценировке сказки “Колобок”. Мероприятие приурочено к Международному дню театра.

 


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 29-30 мартында 7-12 урыннар өчен Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе призына турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International