2 март көнне «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә, дәваланучы балалар өчен, китапханәнең уку залы китапханәчесе Загидуллина Г.Ф., Бөтендөнья песиләр көненә багышланган: «Күңелле котовасия», дип исемләнгән компьютер презентация ярдәмендә экологик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар мәче һәм кешенең мөнәсәбәтләре барлыкка килү тарихы, мәчеләр токымнары турында яңа мәгълүмәт алдылар. Чара ахырында зур кызыксыну белән викторинада катнаштылар.
3 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы утырышы узды. Китапханәче Гөлфия Хафизова «Мәчеләр һәм песиләр турында» танып-белү уен программасы үткәрде. Балалар песи тормышындагы кызыклы фактлар белән танышты, презентация карады, китаплар белән танышты, конкурсларда катнашты, викторина сорауларына җавап бирде. Чара мультфильм һәм видеоклип карау белән тәмамланды.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
3 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен китапханәче Фирдания Закирова «Этика турында мавыктыргыч» уен программасы үткәрде. Ул презентация ярдәмендә балаларны этикетның төп кагыйдәләре белән таныштырды: дөрес итеп сәламләргә, өстәл артында, театрда, китапханәдә, җәмәгать транспортында үзеңне ничек тотарга. Балалар викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып укулар көне үткәрелә. 2 март көнне, яшьләр арасында рус телен, сөйләм һәм уку мәдәниятен алга этәрү буенча "Чистое слово. Чистая речь» проекты кысаларында, шәһәр яшьләре өчен «Читаем вместе, читаем вслух»"акциясе үткәрелде. Көн дәвамында китапханә кунаклары үзләренең яраткан китапларыннан зур булмаган хикәяләр һәм өзекләр укыдылар
Россиянең Көньягында аэропортлар эшен вакытлыча туктатып тору белән бәйле вәзгыятькә бәйле рәвештә, Россия Транспорт министрлыгының оператив штабы һәм Роспотребнадзор игътибар юнәлтә.
2022 елның 2 мартында "Форпост" үзәге белгече Рәзилә Нуреева «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән «Ышаныч телефоны»дигән темага әңгәмә үткәрде.
2 март көнне «Эйдәгез, дуслар, ашыгыйк әкият юбилеена» республика акциясе кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә А.М.Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 4а сыйныф укучылары немец язучысы Вильгельм Гауфның «Карлик Нос» дигән әкиятен укыды. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче Гөлфия Хафизова балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, «Сказки путешествуют по свету» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
2 март көнне «Эйдәгез, дуслар, ашыгыйк әкият юбилеена» республика акциясе кысаларында С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Кыңгырау» балалар бакчасының өлкән төркем балалары өчен китапханәче Фирдания Закирова француз язучысы Шарль Перроның «Кот в сапогах» юбиляр - әкияте укылды. Электрон презентация ярдәмендә ул язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, «Сказки путешествуют по свету» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
1. Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр Консультация-кисәтү
метеорологик күренеш интенсивлыгы турында
2022 елның 2 март 18 сәгатьтән 3 мартның 10 сәгатькә кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 3 мартында төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.
2022 елның 3 мартына кадәр
2022 елның 2 март 18 сәгатьтән 3 март 18 сәгатькә кадәр
Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Аязучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -7..-10, аязган вакытта -15.
Көндез максималь һава температурасы +1..-4˚.
Юлларда бозлавык.