ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2022 ел
җомга

Лубян авылында республиканың урман хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре арасында «Урман чаңгы юлы-2022» дигән чаңгы ярышлары үтте. Чарада катнашу өчен 200дән артык кеше килгән иде.

4 март көнне матурлык, шигърият һәм шатлык атмосферасында беренче язгы бәйрәм: «Язгы кәеф " булып узды. Чара барышында барысы да күңелле конкурсларда катнаштылар. Чара барлык хатын-кызларга бәхет, сәламәтлек, шатлык, мәхәббәт теләге белән тәмамланды.

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров катнашында 2021 елда урманчылык һәм урман хуҗалыгының эш йомгаклары, 2022 елда янгын куркынычсызлыгы һәм урман культурасы сезоннарына әзерлек буенча киңәшмә үткәрелде. 

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Үзәк китапханәдә, «Современница» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен, клуб җитәкчесе Пахомова В.Г. «Самая обаятельная и привлекательная» дип исемләнгән бәйрәм программасы әзерләп үткәрде. Чара барышында хатын-кызлар турында шигырьләр, җырлар, танылган персонажлардан шаян котлаулар яңгырады. Төрле викториналар, уеннар, конкурслар күңелле, бәйрәм кәефе тудырды.

 

 

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

4 март көнне С.В. Михалков исемендәге балалар китапханәсендә «Народы дружат книгами» проекты кысаларында «Шигърият чикләрне белми» дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Чарага «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар чакырылган иде. Китапханәче Фирдания Закирова туган телнең әһәмияте, аның бөеклеге һәм байлыгы, төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Соңыннан балалар милли киемнәрдә үзләренең туган телләре өчен горурлык хисе белән рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр сөйләде. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2022 елның 10 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


3
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

3 нче март көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х., социаль  ярдәм үзәге  “НАЗ” да ял итүче  пенсионерлар өчен, “Яз- сылукай килә ! ” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында ял итүчеләр  шагыйрә К.Булатова, шагыйрь Т.Шәмсуаров, Р.Сәлах, якташ язучылар Р.Яппарова,М.Мәрдәнова,Г.Галиева, И.Шакировларның язга багышланган шигырьләрен тыңладылар, яз турындагы җырларны бергәләп башкардылар. Язга багышланган  татар халык мәкальләре , сынамышлар белән таныштылар.

   

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә шәфкать туташы Гайнанова Дамира балалар белән  «Шәһси чисталык» темасына әңгәмә үткәрде.

2022 елның 28 февраленнән 3 мартына кадәр Башкортостан Республикасының Белорецк шәһәрендә тау чаңгысы спорты буенча Идел буе федераль округы беренчелеге узды. Ярышларда  «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр  Наумова Лариса һәм Комарова Алена катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International