ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ел саен уздырыла торган VIII «Холокост Хәтер атнасын» үткәрү планы кысаларында стационар төркем балалары белән «Холокост. Буыннар хәтере» ди аталган стенгазета ясалды.


26
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

27 гыйнвар -Холокост корбаннарын искә алу көне. Әлеге истәлекле дата алдыннан үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Л. Д. Кукмара  Ч. Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиясенең 8 нче сыйныф укучылары өчен тарих сәгате: “Холокост: память без срока давности” үткәрде. Чара барышында укучылар Холокост фаҗигасе  белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштылар.

26 гыйнвар көнне С.В. Михалков исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә, «Народы дружат книгами» проекты кысаларында, «Салават күпере» милләтара клубының чираттагы утырышы узды. Клуб җитәкчесе Нурия Гайнетдинова һәм Түбән Комар китапханәчесе Светлана Туктаева балалар өчен «Туган як язучылар иҗатында» дип исемләнгән удмурт әдәби поэзия көне үткәрде. Чарада Түбән Комар авылының «Юный краевед» түгәрәге (җитәкчесе: Туктаева Светлана Михайловна) һәм 3 нче мәктәп каршындагы «Здравствуй, удмуртский язык!» түгәрәге әгъзалары (җитәкчесе: Гордеева Лариса Александровна) катнашты. Китапханәчеләр балаларны  презентация ярдәмендә удмурт язучылары һәм шагыйрьләре Герман Кириллов, Владислав Кириллов, Гай Сабитов, Зинаида Антонованың рус һәм удмурт телләрендәге иҗаты белән таныштырды.

Удмурт әкиятләре герое Лопшо Педунь (башлангыч сыйныф укытучысы Васильева Ирина Викторовна) белән балалар бергәләп табышмакларга җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде, сорауларга җавап бирде. Чара ахырында “Күпмилләтле Кукмара” китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды һәм балаларга буклетлар таратылды.

Начар метеорологик күренешләр турында  кисәтү

Бүгенге көндә йортның икенче катын төзиләр.

Кукмаралылар республика һәм район күләмендә үткәрелгән спорт чараларында актив катнашалар.

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының (ГТО) кышкы фестиваленен I муниципаль этабы

27 гыйнвар көнне Кукмара муниципаль районындагы «Милосердие «мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә» «Холокост Хәтер атнасы» кысаларында тернәкләнү узучы балалар "Буыннар хәтере –Холокост" дигән танып-белү видеоролигын карадылар.


25
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

26 гыйнвар көнне «Современница» клубы җитәкчесе, Пахомова В.Г. матурлык көне үткәрде. Бит тиресен тәрбияләү, дөрес бизәнү тәртибе турында «Мэри Кей» компаниясе вәкилләре сөйләде генә түгел, күрсәтте дә. Шулай ук алар көндезге һәм кичке бизәнү үзенчәлекләре серләренә төшенделәр.

 

ГТО нормаларын тапшыру


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International