ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Алтын көз-2021»

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Күнегүләр барышында гадәттән тыш хәлләр тематикасы буенча гамәли чаралар үткәрү, район халкына хәбәр итү системасын тикшерү һәм башка чаралар үткәрелә.

5 октябрь көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова В.Г., АНО «ЦСП «НАЗ» да ял итүче пенсионерлар өчен өлкәннәр көненә багышланган  «Души запасы золотые» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде.

5 октябрь көнне Кукмара муниципаль районы командасы ГТО Җәйге фестиваленең зона этабында катнашты

1. Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

2021 елның 6 октябренә
2021 елның 5 октябрь 18 сәгатьтән 6 октябрь 18 сәгатькә кадәр

 

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..-5˚.
Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12˚.

1 октябрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә “Салават күпере” клубына йөрүче өлкәннәр өчен Өлкәннәр көне уңаеннан “Яшәгез сез көлеп кенә, дөньядан ямь табып кына“ дип исемләнгән аралашу кичәсе үткәрелде. Кичәдә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмгә багышланаган шигырьләр укыды, бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Шулай ук электрон презинтация күрсәтелде, өлкәннәргә төрле уеннар уйнатылды. Килгән кунаклар үзләренең гомер көзенә багышланган шигырьләрен укыдылар, бер-берсенә бәйрәм котлауларын җиткерделәр.


4
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 9 октябрендә «Ягуар» һәм Апасның «Алтын Алка» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.

Башлана: 12.30 сәгатьтә

2021 елның 1 октябре Нырья урта мәктәбе базасында   туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган  ОФП һәм кросс буенча традицион катнаш ярышларның беренче этабы узды. Ярышларда 56 укучы катнашты.

2021 елның 1 октябреннән 4 октябренә кадәр Казан шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбе тренеры һәм спортчы Альберт Шәңгәрәев(тренер Марат Бәдертденов), самбо буенча "А" категориясендә "ТР Президенты Кубогы" нда 79 кг.га кадәр авырлык категориясендә катнашып, бронза призер булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International