ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2021 ел
җомга

Кулланучылар кооперативлары салым органнарына пай кертемнәрен тулысынча кертү турында хәбәр итәргә тиеш

1 ИЮЛЬДӘН ЮЛ/ИП ӨЧЕН КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН КУЛТАМГАНЫ РОССИЯ ФСХДӘ АЛЫРГА МӨМКИН


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә  урманнарның югары һәм гадәттән тыш куркынычы турында шторм кисәтү


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Көндәлек оператив фараз

Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Минем гаиләм” дигән темага асфальтка рәсем ясау конкурсы үткәрде. Әлеге конкурска килүче һәр бала рәсем ясарга ярата. Алар бик теләп, үзләренең гаиләләрен ясадылар. Бу рәсемнәр бик матур килеп чыкты. Һәр балага да истәлек бүләге тапшырылды.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Быргы” чишмәсен җыештыруда катнашты. Чишмә янында үскән чирәмнәрне урдык, тирә- ягындагы чүпләрне җыйды. Чишмә яны бик матур һәм чиста булды.

Эссе җәй көннәрендә һәр бала да су коенырга бик теләп йөри. Су коенырга барганчы, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Шул максат белән Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Суда куркынычсызлык кагыйдәләре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ветеран укытучы, спорт мастеры  Нуриев Мәгьсүм абый балаларга су коену, аның кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай ук су коенганда кирәкле саклану чараларын күрсәтеп, алар белән ничек кулланырга кирәклеген аңлатты. Нинди дә булса бәхетсезлек килеп чыкса, уяу булырга, югалып калмаска кикрәклеген дә әйтте. Әңгәмә ахырында балалар үзләре белергә теләгән сорауларга җавап алдылар. Әлеге очрашу балалар өчен бик файдалы үтте.

Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Нәрсә ул начар ,нәрсә ул яхшы?”дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Әңгәмә барышында  укучылар балалар үзләрендә булган уңай  гадәтләрне барлап чыктылар. “Тәмле сүз” китабы буенча әдәпле булу серләре турында  фикер алыштылар.


13
июль, 2021 ел
сишәмбе

Яшьләр туристик форумы

1. Метеорологик фараз
Кисәтү
2021 елның 13 июленнән 16 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 сыйныф), Ерак Көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
Начар метеорологик күренешләр 2021 елның 14 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, урыны белән көчле яңгыр, яшен.
2021 елның 14 июленә
2021 елның 13 июль 18 сәгатьтән 14 июль 18 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International