ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2021 ел
сишәмбе

 

1. Метеорологик фараз
Кисәтү
2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында күпчелек территориядә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 сыйныф), урыны белән урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 сыйныф) көтелә.
19 нчы майга начар метеорологик күренешләр көтелми
2021 елның 19 маеннан
2021 елның 18 май 18 сәгатьтән 19 май 18 сәгатькә кадәр

Туган телләр елы уңаеннан Манзарас авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Дуслык бәйрәме” әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуын белделәр.

Туган телләр елы уңаеннан Манзарас авыл китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Дуслык бәйрәме” әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Китапханәче сөйләгәннәрдән балалар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характеры, аның хәтере, тарихы, рухи куәте булуын белделәр.


17
май, 2021 ел
дүшәмбе

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүгә зур игътибар бирелә. Бүген тернәкләндерү курсы узучы балалар белән «Мавыгулар дөньясы»дигән дәрес үткәрелде.

17 май көнне хезмәт күрсәтү бүлеге баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган «Ушедшим – память, живущим - жизнь» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында Лилия Дамир кызы, компьютер презентациясе ярдәмендә, ВИЧ-инфекциясенеж йогышу юллары юллары, профилактика һәм зарарланудан саклану ысуллары турында сөйләде.

2021 елның 14-16 май көннәрендә Казан шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында «Зилант Cup» хоккей турниры  узды, анда «Ягуар-2011» командасы катнашты

14.05.20021 елда Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы тернәкләнү узучы балалар белән «Электротравма, электр тогы белән зарарланган вакытта беренче ярдәм» дигән темага «Медицина сәгате»үткәрде.

Бөтендөнья СПИД корбаннарын искә алу көненә багышлап, уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., А. М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 8 нче сыйныф укучылары өчен, "СПИД: без мифоф и иллюзий" дип исемләнгән танып-белү әңгәмә үткәрде.

Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әдәпле сүзләр” дип исемләнгән  әдәплелек дәресе үткәрде. Чара барышында «Әдәпле сүзләр» китабыннан хикәяләр укылды. Балалар ешрак игелекле эшләр башкарырга һәм әдәпле сүзләрне ешрак кулланырга вәгъдә иттеләр.

15 майда бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә - иң кадерлесе, һәр кеше тормышында булган иң мөһиме. Шушы уңайдан Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Тормыш яме-гаилә белән» дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Балалар үз гаиләләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, гаиләнең әһәмияте турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International