ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

20 апрель көнне С.В.Михалков исемендәге балалар китапханәсендә 4нче мәктәпнең 7а сыйныф укучылары өчен китапханәче Нурия Гайнетдинова «Чернобыльнең онытылмас фаҗигасе» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Әңгәмә барышында балалар 1986 елның 26 апрелендә булган фаҗига, Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүчеләр өлешенә төшкән авырлыклар турында белде. Чара видеоролик карау белән тәмамланды.

Түбән Комар авылы китапханәчесе яшүсмерләр һәм яшьләр өчен«Хокукым бар» дип исемләнгән хокукый уен үткәрде. Балалар фикер алышуларда актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм бала хокуклары конвенциясендә төп хокукый нормаларны белүгә тест уздылар. Соңыннан әлеге тема буенча әдәбият белән таныштылар.

Жәй ае башлану белән урамда скутер, велосипед белән жилдертүче баларны,яшүсмерләрне кисәтү максатыннан чыгып, Казан шәһәрендә инспектор ДПС    вазифасын башкаручы Гарифуллин Айнур Нурсил улы белән очрашу уткәрелде. Балалар бик актив булдылар,кызыклы  сораулар бирделәр.

Ядегәр авылы китапханәчесе “Читайка” түгәрәгенә йөрүче кызлар белән “Аш- су с ерләре” дип исемләнгән чара үткәрде. Кызлар белән  чәй табынына куела торган татлы ризыклар турында сөйләште. Соңыннан үзләре дә баллы бутербродлар әзерләп сыйныфтагы малайларны  сыйладылар.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен викторина үткәрде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, кошлар һәм яз турында җырлар җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле биремнәр башкардылар.

Борынгы заманнардан ук халык төзегән мәкальләр һәм әйтемнәр безгә килеп җитте. Аларда аның акылы, дөреслегенә, хезмәт сөючәнлегенә, туган иленә мәхәббәте чагылыш тапкан.

Шул максаттан, Түбән Комар авылы китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Энҗене диңгездә эзлә, ә халыкка зирәклек» дигән фольклор бәйрәме үткәрде. Балалар белән бергә алар халык җырларын, әкиятләрен, табышмакларын, мәкальләрен искә төшерделәр.  «Алтын йөзек», «Син минеке генә булырсың», «Без тары ярмасы чәчтек» һ.б.

Коры үләнне һәм үсемлекләрне яндыру тәртибе.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

19 апрель көнне хезмәт күрсәтү бүлеге баш китапханәчесе Гарипова Л.Д., 4 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары өчен, Чернобыль фаҗигасенә 35 ел тулу уңаеннан, «Чернобыль хроникасы» дигән электрон презентация белән хәтер сәгате үткәрде. Чара барышында Лилия Дамировна һәлакәтнең масштабы, авария урынында радиацион зарарлануларны бетерү эше, радиациядән зыян күргән кешеләр һәм аларның язмышлары турында сөйләде.

Никита Кошкин 34кг авырлык категориясендә, Айдар Шәйхетдинов 42кг авырлык категориясендә (Ч.Т. Айтматов исемендәге гимназия), Адел Ганиев 38кг авырлык категориясендә(4нче урта мәктәп) 3 урын яуладылар.

Ярышларда 4 команда катнашты: Зилант 1(егетләр), Зилант 2(кызлар), Арча, Олы Кукмара. Зилант2(кызлар) командасы җиңүче булды, икенче урында – Олы Кукмара, өченчедә – Арча.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International