ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Җитәкчене коллективка Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте.

Пычак авылы китапханәчесе кече  сыйныфта укучылар өчен компьютер белеме дәресе үткәрде.  Әлеге дәрес компьютерда һәм Интернет челтәрендә эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алуга ярдәм итү максатыннан узды.

2021 елның  егерме бишенче январендә, «Тылсым» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәту үзәге социаль хезмәткәрләре  социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән  актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чара оештырдылар.

Аш Бужи авылы китапханәчесе  күчмә китапханә белән  Адай мәктәбендә булды. Ул аларга төрле язучыларның Туган тел көненә багышлап язылган шигырьләре белән таныштырды.

2020 елда Россия Банкы «Пенсион ФГ» проектын – өлкән яшьтәге халык, пенсионерлар һәм социаль хезмәткәрләр өчен финанс грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләрне гамәлгә ашыра башлады. Татарстан Республикасы әлеге чарага республика халкының җәлеп ителүенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте һәм Россия Федерациясендә беренче урынны алды.

«Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган оешмасы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе теләктәшлеге белән «Минем Татарстан» бәйгесен игълан итте. Бәйгенең төп максаты – Татарстан географиясе, мәдәнияте, тарихы һәм башка бар чынбарлыклары турында яңа мәкаләләр булдыру.

Бәйгедә катнашу өчен кулланучылар https://tt.wikipedia.org сайтында хисап язмасы төзергә һәм шунда 4 квалификацион мәкалә урнаштырырга тиеш. Тулырак мәгълүмат Татарча Википедиянең «Хәзерге вакыйгалар» бүлегендә урнаштырылган.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 23 гыйнварында хоккей буенча тренер Д. Ф. Сәйфетдинов «Балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итүдә гаиләнең роле»  дигән темага ата-аналар җыелышы үткәрде.

Мәмәшир авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Бездә кунакта булдыклы абый» дигән тематик дәрес үткәрде. Чарага серле сумка күтәреп кунак килде.  Кунак балаларның мәкаль, табышмаклар буенча белемнәрен тикшерде.

Чишмәбаш авылы китапханәсендә Аркадий Гайдарның туган көне уңаеннан “Тормыш батырлык һәм үрнәк" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм  аның китапларына күзәтү ясалды.

1. Метеорологик фараз

2021 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә начар метеорологик күренешләр көтелә:

- төнлә һәм иртән томан;

- иртән һәм көндез көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр.;

- юлларда бозлавык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International