2021 елның 27 гыйнварында тәрбияләнүчеләр «Холокост корбаннарын искә алу атнасы» акциясендә катнаштылар, һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм шәмнәр кабыздылар.
2021 нче елның 27 нче гыйнварында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Ленинград блокадасында катнашкан, Бөек Ватан сугышында катнашкан Салихова Хәтирә Фаляховнага, һәм аның иренә игътибар һәм хөрмәт билгесе курсәттеләр. Гаилә пары Кукмара районының Өлге авылында яши.
27 гыйнвар көнне урта сыйныф укучылары өчен балалар китапханәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган “Холокост - авырту һәм хәтер” дип исемләнгән истәлек сәгате булды. Чара барышында балалар Холокостның икенче бөтендөнья сугышы вакытында булган фаҗигасе турында белделәр, видеоматериаллар карадылар. Сөйләшү слайдлар күрсәтү, әдәби әсәрләрдән кисемтәләр, шигырьләр уку белән үрелеп барды.
27 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең баш китапханәчесе Гарипова Л. Д. “Холокост. 20 гасыр трагедиясе" Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 б сыйныфы укучылары өчен "Холокост. 20 гасыр трагедиясе" исемле тарих сәгате үткәрде. Холокост фаҗигасе, фашизмның күп санлы корбаннары, үлем лагерьларында күпләп юкка чыккан яһүд халкының җәбер-золымнары белән таныштырды.
26 нчы гыйнвар көнне 1 нче гимназиянең 8б сыйныф укучылары өчен китапханәче Гарипова Л.Д. «Ленинград шәһәрен хәтерлә»дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрде. Алып баручы,балаларга Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар: ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатларының Ленинградны саклаулары турында сөйләде.
27 гыйнвар көнне 4 нче мәктәпнең 7б сыйныф укучылары Ленинград блокадасын төшерүгә багышланган “Блокадный хлеб” Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Балалар китапханәчесе Н.Ш. Гайнетдинова балаларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең өлешенә төшкән авыр сынаулар турында: ачлык һәм суык, заводларда ир-атлар белән бертигез эшләүче балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатлары тарафыннан Ленинградны яклау һәм саклау турында сөйләде.
27 февральдә Кукмара балалар китапханәсендә туган тел һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган “Үткәннәргә сәяхәт” дип исемләнгән фестиваль узды. Мәдәнияткә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләрне онытмау максатыннан узган әлеге чарага “Салават күпере”, Әсән-Елга, Поч.Кучук авылы балалар бакчасыннан балалар чакырылды.
Китапханәче Закирова Фирдания Фирдинант кызы электрон презентация ярдәмендә балаларга Кукмарабызның кыскача тарихы турында мәгълүмат бирде, күренекле кешеләр, аларның хезмәтләре турында сөйләде.
Балалар милли киемнәрдә милли рухны, гореф-гадәтне чагылдырган җыр-биюле театраль тамаша күрсәтте.
Фестивальгә жюри нәтиҗә чыгарды, җиңүчеләргә Кукмара “Халыклар дуслыгы йорты” җитәкчесе Гареева Гөлнара Закирҗан кызы дипломнар тапшырды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
2021 нче елда Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Демография»милли проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын кертү эшен дәвам итә.
27 гыйнвар-Ленинградны блокададан тулысынча азат итү көне. Ленинградны немец-фашист илбасарларыннан героик яклау Бөек Ватан сугышы тарихына совет халкының ныклыгы, фидакарьлеге өчен иң якты битләрнең берсе буларак кереп кала.