Лельвиж авылында яшәүче сугыш ветераны Иван Васильевка 99 яшь тулды.
2021 ел- Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Зур
Кукмара урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белэн "Тел - күңел көзгесе" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үтте. Укучылар белән туган телебез, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштык. Татарстаныбыз узенең күпмилләтле халкы белән дус һәм тату яшәүләре әйтелде. Укучыларны төрле биремнәр белән осталыкларын тикшердек. Аларда туган телгә мәхәббәт һәм башка милләт вәкилләренә карата хөрмэт, дуслык хисләре тәрбияләнде.
20 гыйнвар көнне Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна, Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, «НАЗ «ҮСП» коммерцияле булмаган автоном оешмасы пенсионерлары өчен «На земле друзьям не тесно», дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде. Чара кызыклы уеннар, конкурслар, викториналар белән үрелеп барды.
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев Качману бәйрәме көнне Село Чура авылындагы купельдә су чумынды. Ул үзенең Инстаграмдагы аккаунтында фото куйган.
Көндәлек оператив фаразлау 2021 елның 21 гыйнваренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килеп чыгуы.
2021 елның тууына 800 ел уңаеннан Россиядә Александр Невский елы дип игълан ителде. Кукмара балалар китапханәсе сезнең игътибарыгызга «Александр Невский: Дин һәм ватан өчен батырлыклар» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Александр Невскийның тормыш юлы авыр һәм бөек иде. Князь озак яшәмәде, ләкин Рус җирен яклаучы буларак лаеклы дан казанды. Бөек кенәз Александр Невский тормышыннан бу һәм башка күп нәрсәләр турында күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан белергә мөмкин. Россия тарихы белән кызыксынучы барлык укучыларны без балалар китапханәсендә күрергә шат булачакбыз.
Ядегәр авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Гүзәллеккә кеше хуҗа” дип исемләнгән экологик викторина уздырды. Чара барышында якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды. Соңыннан балалар төрле хәрәкәтле уеннарда көч сынаштылар.
Балыклы авылы китапханәчесе Сәлимә Каюмова, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Спорт белән дус булыйк” дип исемләнгән спорт чарасы үткәрде. Саф һавада оештырылган ярышта балалар бик теләп катнашты.
Чишмәбаш авылы китапханәсендэ коррупциягә каршы көрәшү максатыннан "Нәрсә ул коррупция" дип исемләнгән әңгәмә үтте. Китапханәче балаларга коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында таралуы турында сөйләп үтте. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды.
Иске Юмья авылы китапханәчесе “Собеседник” кызыксыну клубы әгъзалары белән “Капканы ачып җибәр” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чарага төрле уеннар, сюрпризлар, күрәзәләр кертелгән. Бу күрәзәләр китаплардан фраз сайлауга төзелгән иде. Алар бергәләшеп Яңа ел бәйрәмнәре тарихын искә төшерделәр.