ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 28-30 декабрендә Әлмәт шәһәрендә 2011 елда туган командалар арасында Кыш Бабай призына хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Әлмәт шәһәренең «Нефтяник», Самара шәһәренең «Комета», Кукмара шәһәренең «Ягуар», Тольятти шәһәренең «Лада», Уфа шәһәренең «Салават Юлаев», Түбән Кама шәһәренең «Нефтехимик» командалары катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча тренер Илдар Ганиев җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы беренче урынны яулады.


29
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

 2020 елның 28-29 декабрендә Казан шәһәрендә тимераякта фигуралы шуу буенча «Кышкы уеннар» ярышлары узды

2020 елның 28 декабрендә «Ягуар» да тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында «Әти, әни һәм мин хоккейда» дуслык матчы узды

2020 елның 24 декабрендә Зәй районының аучылык хуҗалыкларында (Карамалы, Багряж, Елхово) кабаннардан алынган пробаларның мониторинг тикшеренүләрендә АЧС булуы ачыкланды.

2020 елның 25 декабрендә африка дуңгыз чумасы диагнозы расланган.

Терлекчелек тармагының 11 айдагы эшенә йомгаклар һәм сөт җитештерү буенча агымдагы вәзгыять турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Росагролизинг» АҖ гамәлдәге «Алдан броньлау» акциясе шартларын тагын бер айга - 2021 елның гыйнвар ахырына кадәр озайтты.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (2015 елның 9 апреле)

 

1. Метеорологик фараз

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 30 декабрендә төнлә һәм иртән начар метеорологик күренешләр көтелә.

2020 елның 30 декабренә

29 декабрь 18 сәгатьтән 30 декабрь 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән бераз кар.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 2-7 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 11 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә, иртән -18..-21, аязган вакытта -25, көндез максималь һава температурасы -8..-12˚.

Юлларда бозлавык.

Кукмарага кергәндә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орденының күчермәсе урнаштырылды. Бу турыда үзенең Инстаграм битендә Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев язды

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында музейда экскурсияләр, квест һәм викториналар оештырылачак.


28
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 28 декабрендә Кукмара «Олимп» һәм Камские Поляны «Олимпия» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узды.  Матч «Олимп» файдасына 13:5 исәбе белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International