ЯҢАЛЫКЛАР


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

24 декабрь көнне Үзәк китапханәдә "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең яңа елны каршылауга багышланган " Котлы булсың, Яңа ел!” дип исемләнгән очрашуы булып узды. Чараны алып баручы китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы җирле язучыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, иҗади уңышлар теләде. Язучылар узып баручы елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар белән уртаклаштылар. Җырлар җырладылар, шигырьләр укыдылар, конкурсларда, викториналарда теләп катнаштылар. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.

24 декабрьдә балалар китапханәсе хезмәткәрләре Баһавиева Алсу һәм Закирова Фирдания башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрде. Балалар Кыш бабай турында легенда тыңлады, уеннар уйнады, викторина сорауларына җаваплар бирде, яңа ел турында шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады.

Китапханәбезнең директоры Касыймова Резида Хакимулла кызы “Мәдәни көндәлек” проекты буенча урын яулаган укучыларга дипломнар тапшырды. Киләчәктә балаларга саулык-сәламәтлек теләде һәм әлеге проектта алдагы елларда да актив катнашырга чакырды. “Китап укырга яраткан бала бик белемле була. Килчәктә дә китапханәбездә көтеп калабыз”,-диде ул.

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Җәнлекләр махсус вольерда яшәячәк.

"Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз эшләрендә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен актив кулланалар,аның максаты өлкән яшьтәге кешеләргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләү, тормыш дәвамында тупланган белемнәрен аңлау.

Сергей Димитриев районны 2015 елдан җитәкли.

Җиңүчеләрне сигез номинация буенча сайлап алачаклар.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

23 декабрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән «Кыш Бабайга хат " дип исемләнгән фантазия сәгате үткәрде. Чара барышында балалар кышкы күренешләр турында табышмакларга җавап бирделәр. Соңыннан бергәләшеп Кыш бабайга хатлар яздылар.

23 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханәсендә «Современница» хатын-кызлар клубының чираттагы очрашуы булып узды. Бу очрашу Яңа ел бәйрәмен каршы алуга багышланды. Катнашучылар төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда актив катнашып, күңел ачтылар.

 

Көндәлек оператив фаразлау 2020 елның 24 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килеп чыгуы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International