Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары белән очрашуда көзен узачак ТР Президентын сайлауда үзен кандидат буларак күрсәтергә әзер икәнлеген белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, 2020 елның 6 апреленнән – бу катлаулы чорда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә ярдәм итү йөзеннән тәкъдим ителгән «вируска каршы» гамәлләр башкарылганда, татарстанлылардан Росагролизингка техника алу өчен 435 заявка кергән. Россия буенча барлык хуҗалыклардан 35 млрд. сумнан артыкка 6 мең заявка бирелгән. Бу -Росагролизингка башка вакытта ике айдан да кимрәк вакыт эчендә кергән заявкалар буенча рекорд күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин 2020 елның 26 маенда кабул ителгән 748 номерлы карарны имзалады, аның нигезендә конкуренциягә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзегән аграрийлар өчен ташламалы кредитлардан максатчан файдалану юнәлешләренең исемлеге киңәйтелде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә терлек азыгы әзерләү буенча муниципаль районнар белән киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кукмара муниципаль районындагы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен «Демография» милли проектының «озак вакытлы карау системасы» н кертү кысаларында сиксән алты өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид тора.
Тәртип сакчылары кешеләрнең битлек һәм перчаткаларын тикшерә. Бүген редакция хәбәрчесе хокук саклау органы вәкилләре белән Кукмараның берничә кибетендә булды.
Агымдагы елның 4 аенда республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл фаҗигасе булган.
2020нче елда Татарстан оешканга 100 ел тула. Бу безнең республика өчен мөһим вакыйга. Мондый даталарда үткәннәрне исәпкә алып, киләчәккә планнар төзү гадәткә кергән. 100 ел дәвамында Татарстан халкы зур, авыр, батыр һәм бәхетле юл үткән. Без бәхетле барыбыз да, ата-бабаларыбызның зур казанышлары рухы белән туган җиребезгә, аның халкына файдалы кеше булып яшәвебез белән.
ТАССРның 100 еллык тарихы барышында авыл хуҗалыгы аның үсешендә зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Бөек Ватан сугышы елларында тылда, фронтны һәм республика халкын тиешле продукция белән тәэмин итеп, Җиңүне якынайтып кына калмыйча, үзләренең авыр, фидакарь хезмәтләре белән Татарстанның икътисадый иминлегенә ныклы нигез дә салдылар.
Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк.