ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра. Акциядә Россия Федерациясенең теләсә кайсы гражданы катнаша ала. Җиңүчеләрне дипломнар, «Трудовая доблесть России» БВС (ВОВ) мактау билгеләре һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәкләр.


7
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2020 елның 8 маенда көндез урыны белән көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 15 метрга кадәр).

2020 елның 8 маена

2020 елның 7 маенда 18 сәгатьтән 8 май 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән бераз яңгыр.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+15, максималь һава температурасы көндез +23..+27˚.

Казан Буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез явым-төшемсез.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан, 6-11, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+14, максималь һава температурасы көндез +25..+27˚.

19 әти-әни - кыз, ә 26 әти-әни малай туу турында таныклык алган.

Апрель аенда Кукмара районында 45 сабый туган. Бу хакта Кукмара районының ЗАГС бүлеге хәбәр итә.

19 әти-әни - кыз, ә 26 әти-әни малай туу турында таныклык  алган. 

12 бала гаиләдә – беренче, 14е – икенче, 17се өченче бала булып туган. Ике бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.

Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турындагы указга кул куйды.

Указ нигезендә, быел Ураза бәйрәме - 24 май, Корбан бәйрәме 31 июль көнне билгеләп үтеләчәк. Татарстанда Ураза һәм Корбан гаете эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

Мөселман бәйрәмнәренең даталары «Ай календаре һәм гореф-гадәтләргә туры китереп» билгеләнгән, диелә документта.

«Безнең ишегалды» дигән киңкүләмле дәүләт программа буенча эш өч этапта алып барылачак.

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән «Безнең ишегалды» дигән киңкүләмле дәүләт программасы тәкъдим ителгән иде. Аның кысаларында җәй көне Кукмараның күпкатлы йорт ишегалларында халык белән очрашулар узды, төзекләндерүгә кагылышлы сораулар өйрәнелде, халык фикере тыңланды. Кемнәрдер - спорт, балалар мәйданчыкларын җиhазландыру, эскәмияләр кую, территорияне яшелләндерү hәм яктыртуны, ә кемнәрдер кер элү, машина кую урыннары ясауны сораган иде. Биш елга планлаштырылган программа буенча бу җәйдә төзекләндерү эшләре башланачак. Кукмарада дүрт ишегалдын тәртипкә китерергә ниятлиләр.


5
май, 2020 ел
сишәмбе

Җыелмага озак вакыт саклана торган азык-төлек: консервлар, токмачлар, ярмалар, сыек май, чәй һәм башкалар керә.

Татарстан Президенты башлангычы белән булдырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында Кукмара районыннан 1108 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмасы алачак.

Чәчү кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (2015 елның 9 апреле)

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Метеорологик фараз
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр

Фаразланмый

2020 елның 4 маена

2020 елның 3 май 18 сәгатьтән 4 май 18 сәгатькә кадәр

Казан Буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +3..+5˚.

Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Явым-төшемсез.

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +3..+5˚.

Көндез максималь һава температурасы +15..+19˚.


2
май, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районында коронавирус буенча пандемия вакытында 65 яшьтән өлкәнрәк, үз-үзләрен изоляцияләү яки карантинда булган өлкәннәр һәм мохтаҗ гражданнардан шалтыратулар кабул итү өчен «Кайнар линия» оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International