ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2020 ел
шимбә

Коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатларында үз-үзеңне изоляцияләү көннәрендә, Кукмара муниципаль районында «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары балигъ булмаганнар арасында Космонавтика көненә багышлап WhatsApp мобиль коммуникацион челтәре буенча социаль хезмәт алучылар арасында рәсем конкурсы игълан иттеләр. Төркемдә 26 бала тора. Конкурсның максаты: балаларның космос турында киң күзаллауларын формалаштыру.


10
апрель, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь күләме 30 млн сум булачак. Катгый таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгының 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булу.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 14 апрелендә 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр үз-үзеңне изоляцияләү режимында авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен телефон аша «хатын-кыз игътибары» кайнар линиясен оештыра: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт, 8(800) 201-16-00.


9
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан халкы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән ташламалы авыл ипотекасы программасына актив кушылды. Ипотеканы, авыл җирлегендә эшләвенә һәм яшәвенә бәйсез рәвештә, Россия Федерациясенең 21 яшьтән 65 яшькә кадәрге теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин. Мәс., авылга күченергә теләүче. Әмма төзелеш объекты яисә җир бары тик авыл территорияләрендә генә булырга тиеш, боларга авыллар, поселоклар һәм авыл агломерацияләре, ягъни халкы 30 мең кешегә кадәр булган шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә. Мәсәлән, Әгерҗе, Аксубай, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә районнары һәм башкалар.


8
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Татарстан һәм Россия бюджетыннан бу елның гыйнвар һәм февраль айларында сатылган сөт өчен 1,2 млрд сум күләмендә субсидияләр күчерелде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган АПКны техник модернизацияләүгә ярдәм итүнең төп механизмнарыннан берсе – ташламалы лизинг, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яхшырак шартларда заманча авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алырга ярдәм итә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән «Росагролизинг» АҖ 2020 елның 6 апреленнән 1 июненә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен кризиска каршы махсус тәкъдим кертте, ул төп бурычны 1 елга кадәр кичектерү мөмкинлеген күздә тота.

Nalog.ru сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн-сервис гамәлдә. Барлык категория түләүчеләр өчен шәхси кабинетлар бар», — диде Федераль Салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин.

6 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның I кварталындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмә видеоконференция режимында узды, ул Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәсилегендә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International