ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, «АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020» дигән чакыру игълан иткән иде. Әлеге чара бүгенге вәзгыятькә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының сезонлы эшләргә ихтыяҗын искә алып кабул ителде.


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Апрель аенда  «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән   актив рәвештә «Гарденотерапия» технологиясе буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар.


14
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре өчен социаль әһәмиятле авторлык проектлары буенча конкурс уздыра.

Хәзерге һава шартлары Татарстанның аерым районнарында кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр итте. Кар кайбер урыннарда 5 см-га кадәр төшкән. Әмма авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күңелләрен төшермиләр.


13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан индивидуаль карау планын төзү өчен әлеге тематика буенча рекомендацияләр һәм методик материаллар өйрәнелә. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгечләренә ярдәм йөзеннән укыту вебинарлары үткәрәләр, анда планның барлык нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре җентекләп аңлатыла.

Полиция хезмәткәрләре бик мөһим булмаган очракта урамга чыкмаска һәм өйдә торырга чакыра.

Кукмараның полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозу факты буенча 29 беркетмә төзеде. Бу турыда Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.

Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.


11
апрель, 2020 ел
шимбә

Коронавирус куркынычы таралу белән бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның күрсәтмәсе нигезендә бүгеннән башлап республикада патруль тагын да көчәйтелде. Үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында бары тик СМС-хәбәр аша килгән, хәрәкәт хокукын бирә торган уникаль рөхсәт коды булганда, яисә эш бирүче тарафыннан тиешенчә рәсмиләштерелгән белешмә ярдәмендә генә урамга чыгарга мөмкин. Әлеге таләпләрне бозучы кешеләр штрафка тартыла.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар (#отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу) белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акциясе башлап җибәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International