ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар уздыруда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнаша.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында кече хуҗалыкларның авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кече һәм урта эшкуарлык субъектларын җәлеп итү, авылда эш белән тәэмин итүне арттыру буенча грант бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны сайлап алу конкурсын дәвам итә.

Республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында бүген  Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде

5 мартта Татарстанда «Авыл территорияләрендә торак төзүгә (сатып алуга) Россия Федерациясе гражданнары өчен ташламалы ставка белән ипотека кредиты» программасын гамәлгә ашыру кысаларында беренче кредитлар бирүгә керештеләр.

    2020 елның 5-8 мартында Мамадыш шәһәрендә  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган 2012 елгы командалар  арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Мамадыш  шәһәреннән «Олимп», Азнакай шәһәреннән «Соколы», «Ягуар»  Кукмара  шәһәреннән, Тюльган поселогы  Оренбург өлкәсеннән «Коршуны», Алабуга  шәһәреннән «Урман бал кортлары», «Биектау» Биектау шәһәреннән , «Девон», Бөгелмә шәһәреннән,  «Арслан» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмара шәһәренең «Ягуар» командасы – 5 урын, «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Нурлан Самиков җиңде.

7 март Ятмас Дусай мэдэният йортында халыкара хатын- кызлар коне, ТАССРнын 100 еллыгы,  Боек Жинунен 75, Кукмаранын  90 еллыгы кысаларында, мэктэп хэм узэк урам катнашында "Авылымнын урамнарына , купме мэхэббэт сере  сыйган" дип аталган урам бэйрэме булып утте.

Кәркәүч мәдәният йортында " Язлар алып килгән назлар" дип аталган ,8 - март халык ара хатын кызлар көненә карата бик матур концерт булды.Концерт моңлы,матур җырларга,дәртле биюләргә, күңелле нәфис сүзле скетчларга урелеп барды

Купка мәдәният йортында "Яхшы кәеф дулкынында бергәләп"дип исемләнгән бәйрәм булып узды.Бәйрәм гореф-гадәтләребезне чагылдырган кичке уеннар,җыр-биюләр белән үрелеп барды.

Зур Сәрдек мәдәният йортында " Яшьлектән кайнар сәлам" дип исемләнгән яшьләр концерты булды.Талантлы,сәләтле яшьләребезне бергә берләштергән бу проект барлык тамашачылар күңеленә хуш килде.

Өлге авылы клубында "Җырлыйк әле" дип аталган бәйрәм концерты булып узды. Халыкара хатын-кызлар көненә ТАССРның 100, Кукмарабызның 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына карата узган бу бәйрәм берләшмәләргә йөрүчеләр көче белән әзерләнде һәм барлык тамашачыларның күңеленә хуш килгәндер.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International