На базе Лельвижской средней школы прошел районный семинар методического объединения учителей физической культуры на тему: «Особенности преподавания физической культуры в сельской школе в контексте требований ФГОС ООО».
Түбән Чура авылы клубында халыкара Хатын-кызлар көненә багышлап “Ягымлы яз” дип исемләнгән бәйге-кичә оештырылды. Әлеге кичәдә киленнәр һәм яшь кызлар командасы үзара көч сынашты.
Зур Сәрдек гимназиясе базасында «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү кысаларында хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча эшнең сыйфатын күтәрү» темасына Тормыш иминлеге нигезләре укытучыларының методик берләшмәсенең район семинары булып узды.
Село-Чура авылы мәдәният йортында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" диеп исемләнгән Аргыяк урамнары концерты булып узды. Бәйрәм концерты хатын-кызларыбызга, Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 hәм Кукмара районының 90 еллыгына багышланып уздырылды.
Ядегәр авылы Г.Г. Гарифуллин исемендәге мәктәп базасында "НСУР кысаларында укытучының һөнәри эшчәнлеге процессында методик ярдәм күрсәтү" темасы астында укыту эшләре буенча директор урынбасарларының методик берләшмәсенең район семинары булып узды.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Кукмара шәһәренең 1 нче "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ата-аналар һәм җитәкче (Малова А.С.) белән Яр Чаллы шәһәрендә узган "Икаренок" робототехника форумында катнаштылар. Безнең команда тәрбияләнүчеләрне профориентацияләүгә юнәлдерелгән иҗади проектын тәкъдим итте һәм форумда 1 урынны яулады.
2020 елның 6-8 мартында «Олимп» Боз сараенда 2009 елда туган командалар арасында хоккей буенча 19-24 урыннар өчен Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе турнирының 3 нче этабы узды.
7 март көнне, 8 Март бәйрәме алдыннан, балалар китапханәсе китапханәчеләре Закирова Фирдания һәм Хафизова Гөлфия 4нче мәктәптә 1б сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен «Ягез әле, әниләр! дигэн чара уткэрделэр. Чара башында алар бәйрәм турында, яз, хатын-кыз матурлыгы һәм назлылык көне турында сөйләделәр.
Китапханәчеләр укучыларга кызыклы сораулар һәм мавыктыргыч биремнәр әзерләделәр, алар катнашучыларга үзләренең осталыкларын, үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкинлек бирделәр.
Балалар әти-әниләре белән бергә «Әйе һәм юк», «Комплимент яса», «күңелле разминка», «ягымлы сүзләр», «Отгадай-ка», «игелекле эшләр өйдә», «Царский пир»конкурсларында һәм уеннарында актив катнаштылар. Көлү һәм күңел ачу күп булды. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Ошторма-Юмья урта мәктәбе базасында мәгариф хезмәткәрләренең һәм өлкән сыйныф укучыларының "Сөйләм культурасы, туган тел-21 гасыр теле" дигән темага Төбәкара түгәрәк өстәл узды.
6 март көнне Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Милосердие" - "Мәрхәмәт" хатын - кыз депутатлар берләшмәсе инициативасы белән "сугышта хатын-кыз йөзе түгел" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Кичә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Ветераннарны Кукмара муниципаль районы башлыгы Димитриев Сергей Димитриевич һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ратникова Римма Атлас кызы котладылар һәм юбилей медальләре тапшырдылар. Ветераннар һәм тамашачылар өчен тематик концерт программасы булды. Район мәдәният йорты фойесында күргәзмә оештырылган иде, анда мәдәният хезмәткәрләре, фронт җырлары, 40 нчы еллар атмосферасы тудырып, вальс башкардылар. Кичә ахырында махсус җиһазландырылган фотозонда ветераннар һәм тамашачылар белән фотосессия узды.