Яр Чаллы шәһәрендә "Без бергә булганда"проекты кысаларында Халыкара конкурс-фестиваль узды.
Сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, милли мәдәниятне популярлаштыру максатыннан Казан дәүләт мәдәният институтында "Илһамият"халыкара сөйләм һәм вокаль башкару фестиваль-конкурсы узды.
1993 елның 12 декабрендә Россия Федерациясенең гамәлдәге Конституциясе кабул ителде.
Шуңа бәйле рәвештә 12 декабрь Конституция көне дип игълан ителде. Бу бәйрәм илнең язмышына битараф булмаган, барлык буын россиялеләрнең бөек державасы өчен горурлык кичерүен теләгән һәр гражданинга якын.
Нәкъ менә шушы вакыйгага Ядегәр авылы китапханәчесе үткәргән «Конституция - дәүләтнең төп кануны» хокукы сәгате багышлана.
Чарага 7 сыйныф укучылары чакырылды. Чарада укучыларны РФ Конституциясе төшенчәсе белән таныштырдылар, ул кабул ителгәндә, нәрсә игълан итә. Алга таба балалар белән дәүләтнең төп символлары: гимн, герб, флаг. Әңгәмә вакытында Россия гимнының сүзләрен искә төшерергә тәкъдим ителде. Катнашучылар зур булмаган викторина сорауларына җавап бирделәр. "Мәктәпкә барасың икән" уенында уйнадык. Символика турында кроссвордны ачыклыйлар, аннан төп закон исемен беләләр.
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе социаль партнерлык кысаларында «Шәфкать»тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия концерты уздырды.
“Китап укучы балалар” дип исемләнгән әдәби марафонында катнашучыларга Республика балалар китапханәсе исеменнән дипломнар тапшырылды.
16 декабрь көнне Казан шәһәрендә республика Шәҗәрә бәйрәме кысаларында үткәрелә торган " Тарихта без эзлебез" республика конкурсының финал этабы узды. Финалда алты район вәкилләре катнашты. Барлык катнашучылар да абруйлы жюри алдында үз шәҗәрәләрен сәнгать формасында тәкъдим иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Кукмара районыннан Мансуровлар династиясе яулады.
2019 елның 14-15 декабре көннәрендә Казанда тимераякта фигуралы шуу буенча «Грация Кубогы»дип исемләнгән ачык классификация ярышлары узды
2019 елның 16 декабрендә 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды, Кукмара шәһәренең «Ягуар» һәм Баулы шәһәренең «Девон » командалары арасында. Уен «Ягуар» команда файдасына 8:3 исәбе белән тәмамланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлые теләүчеләрне 17-18 ноябрьдә Тукай районында узачак районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Балалар китапханәсендә булганда, һичшиксез, тирә-юньгә күз салыгыз – монда бик күп китап күргәзмәләре. Кыш бабай белән Кар кызының килеп чыгу тарихы, элек кышның ничек аталуы “Яңа Ел белән!» дип исемләнгән китап күргәзмәдәге китаплардан кызыклы мәгълүмат алырга һәм Яңа ел турында бик күп матур китаплар белән танышырга була.
Килегез, карагыз, укыгыз, кызыксыныгыз!