ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

"Сактон" удмурт халык фольклор ансамбле Марий Эл Республикасында, Олы Карлыган авылында үткән "Выль нянь сиен" төбәкара удмурт милли фестивалендә катнашты. "Удмурт ризыгы" конкурсында өченче урын алганы өчен лауреат дипломы һәм сувенир белән кыйммәтле бүләкләнделәр.

15 декабрьдә Арча шәһәрендә А. Авзалова исемендәге ll халыкара бәйге узды. Конкурста районның иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча финал турына "Сердәш","Акварель", "Сәйлән" ансамбльләре, аерым башкаручылар Алмаз Харисов, Гөлшат Ризванова, Илүс Мөхәммәтгалиева һәм Рисана Хантимирова нәфис сүз номинациясендә үттеләр.


15
декабрь, 2019 ел
якшәмбе

     2019 елның 13-14 декабрендә 2009 елгы командалар арасында Татарстан Республикасы Хоккей Федерациясе призына хоккей турнирының 2 нче этабы узды.


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

Тавыш биру өчен мәйданчык Байлар Сабасында оештырыла

22 декабрьдә Үзбәкстан Республикасында парламентка сайлаулар узачак. Татарстанда вакытлыча яки даими рәвештә яшәүче Үзбәкстан гражданнары бу көнне консуллыкта тавыш бирә алачак. Тавыш бирүне Үзбәкстанның Генераль консуллыгы вәкилләре үткәрә.

13.12.2019 Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре тәрбиягә бала алган гаиләләрдә тәрбияләнүче ата-аналар мәнфәгатьләрен яклау, алиментлар, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау, гаиләдә балаларга карата рәхимсез карашны профилактикалау мәсьәләләре буенча район прокуроры, суд приставлары бүлеге башлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының район буенча бүлегенең ОУУП һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары, социаль мәсьәләләр буенча җитәкченең урынбасары катнашында киңәшмә үткәрде. Шулай ук гаиләләрдәге балаларны дәүләт учреждениеләренә кайтаруларын булдырмау темасына да кагылып үтелде.


13
декабрь, 2019 ел
җомга

Тиздән Кукмара районында "Императорское Православное Палестинское Общество" халыкара иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге эшли башлаячак. Бу хакта кичә ИППО Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Иосифович Хафизов белән конструктив диалог узды.

Кукмара балалар сәнгать мәктәбе социаль партнерлык кысаларында «Шәфкать»тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен хәйрия концерты уздырды.

Кукмарада Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан әфганчы-сугыш инвалидларына, һәлак булган сугышчы-интернационалистларның тол хатыннарына бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүләр тапшырылды. Биш мең сум күләмендәге матди ярдәмне 37гә якын кеше алды.

Чара «Бердәм РОССИЯ»партиясенең Кукмара җирле бүлекчәсе тарафыннан «Гражданлык сәгате»партия проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

 Кукмара балалар сәнгать мәктәбе "Вокал-соло" номинациясендә музыка бүлеге укучысы Минегалиев Радик 2 дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. (җитәкче Нурмеева Л.И.).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International