ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән.

Сәрдекбашта мәктәп белән бер түбә астында урнашкан “Күчтәнәч” балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Бакча өч яшьтән җиде яшькә кадәрге 25 сабыйга исәпләнгән.

2019 елның 1 декабрендә Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә  4 Бөтенроссия вокаль – хореографик конкурсы узды. "Галактика» Балалар иҗаты үзәгендә тәрбияләнүче Гадиева Камилә (1 нче Гимназия) 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, ә Мифтахов Әмир һәм Тимергалиев Хәким (Зур Кукмара урта мәктәбе) 3 нче урынны яулады (педагог Ваккасова Азалия Альберт кызы).

Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең «Шахмат» бүлегендә тәрбияләнүчеләр педагог Абдулов Владислав Сергеевич җитәкчелегендә 30 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Рәшитова Гөлнара истәлегенә багышланган "Буыннар алмашлыгы" шахмат турнирында катнаштылар. Турнирда республиканың 149 яшь шахматчысы катнашты. Нәтиҗәдә, үз яшь төркемнәрендә Рәхмәтуллин Сәлим (күппрофильле лицей), Ситдикова Дилә (Кукмара 4 нче мәктәбе) 2 нче урын, ә Хуҗина Зөләйха (Манзарас урта мәктәбе)3 нче урын яулады.

Бу хакта  бүген органик  җитештерүгә  күчәргә җыенучы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  киңәшмәдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Илдус Габдрахманов сөйләде.

1 декабрь-Халыкара СПИДка каршы көрәш көне. Бу дата ел саен бөтен кешене дәваланмый торган авыруның куркынычлыгы турында истә тотарга, инфекцияләнгән кешеләргә түземле булырга, шулай ук бөтен планетада таралуын дәвам итүче ВИЧ-йогышы эпидемиясенә каршы көрәш буенча Берләшкән көчләрне ныгытырга чакыра.

30 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "2019 елгы мода территориясе" Бөтенроссия дизайн һәм театр сәнгате фестивале узды, анда сәнгать бүлеге укучылары 1 дәрәҗә Дипломга ия булдылар (җит.  Вилданова м.м. һәм Гатина г. и.). Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез.

"Нурминкә елгасының 3 нче этабы" проектын тыңлау

Үткәрү урыны 2.12.2019 17:00 Район мәдәният йортының актлар залы

2019 елның 28 ноябрендә Балалар сәнгать мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Әниләрне һәм әбиләрне балалар бәйрәм белән котладылар, аларга иң матур тәэсирләр бүләк иттеләр. Бу кичтә аерым атмосфера хөкем сөрде - балалар музыкаль уен коралларында уйнау белән куандырдылар, җырлар җырладылар, дулкынландыргыч шигырьләр сөйләделәр һәм җиңел биюдә әйләнделәр. Концерт җиңел һәм дустанә атмосферада узды.

Июль аенда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  тарафыннан  “Иң яхшы  комбайнчы - 2019” республика  конкурсы  игълан ителгән иде.  Ул комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм аны  популярлаштыру, урып-җыюның оператив  һәм сыйфатлы үткәрү, шулай  ук  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексында  урып-җыю  техникасы  паркыннан  нәтиҗәле  файдалану максатларында  ел  саен  үткәрелә.  

2019 елның 29 ноябрендә Район мәдәният йортында Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне кысаларында, Яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният һәм мәгариф идарәләре тарафыннан оештырылган "Ачык яшә" дип исемләнгән традицион укучы яшьләрнең иҗат фестивале булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International