"Ачык яшә"

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

2019 елның 29 ноябрендә Район мәдәният йортында Бөтендөнья СПИД белән көрәш көне кысаларында, Яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният һәм мәгариф идарәләре тарафыннан оештырылган "Ачык яшә" дип исемләнгән традицион укучы яшьләрнең иҗат фестивале булып узды.Фестивальдә А.М. Булатов исемендаге күппрофильле лицей,3 нче Кукмара урта мәктәбе, 4 нче Кукмара урта мәктәбе укучылары катнашты. Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркомания, эчкечелек һәм яшьләр арасында башка тискәре күренешләрне профилактикалау мәсьәләләрендә актив тормыш позициясен күрсәттеләр. Фестиваль нәтиҗәләре буенча коллективларга дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International