ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

"Толерантлык-безнең көч!"шундый девиз астында 19 сентябрь көнне "Атлант" Ү/К, киокусенкай каратэ тәрбияләнүчеләренең күрсәтмә чыгышлары булып узды.


19
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне  социаль ярдәм үзәге “Наз “ бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскира Харис кызы “Гомернең агышы” дигән әдәби кичә уздырды. Әлеге кичәдә Х.Мустафин, Р.Фаттахова, Р.Яппарова, Ф.Хисамова якташ язучыларның иҗаты белән таныштырды. Очрашу “Тугәрәк уен”, “Назалы” уеннары белән тәмамланды.

Иске-Юмья авылы китапханәчесе өлкән яшьтәге балалар катнашында  полиция майоры В. А. Кусаев белән «Наркотиклар - ул явызлык" дип исемләнгән интерактив әңгәмә үткәрде. Анда ул балаларга наркотиклар куллануның зыяны эш тәҗрибәсе вакытында булган төрле очраклар белән таныштырды. Чара слайдлар күрсәтү белән тәмамланды.

Үткән атнада өстәмә белем бирүне алып баручы методистларның квалификациясен күтәрү курслары кысаларында «өстәмә белем бирү өлкәсенә кураторлык итүче методистның һөнәри эшчәнлегенең оештыру-методик нигезләре" темасы буенча стажировка мәйданчыгы уздыруга әзерлек булды.


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Төзекләндерү эшләре 15 миллион сумга төшкән.

Бүген Поч.Сутер авылында сөенечле вакыйга булды – мәктәп белән бер түбә астына урнаштырылган балалар бакчасы үзенең ишекләрен ачты. Төзекләндерү эшләре 15 миллион сумга төшкән.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, җирлек башлыгы Петр Иванов, “Стройком плюс” төзелеш оешмасы җитәкчесе Вадим Әхәтов һәм башкалар катнашты.

 

 

- Моннан дүрт ел элек җирлек халкы белән очрашып-сөйләшү вакытында балалар бакчасы сораган идегез. Ниһаять, хыяллар чынга ашты. Биредә республика программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Бакчада уйнау, дәресләр алып бару, тиешле белем һәм тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Әлеге балалар бакчасы беркайчан буш тормасын иде, - диде район башлыгы үзенең тәбрикләү сүзләреннән соң.

Балалар бакчасы 25 сабыйга исәпләнгән. Анда бүгенге көндә Поч.Сутер, Важашур, Иске һәм Яңа Каенсар, Югары Шөннән 13 бала бар.

Республикада татар ат токымнарының ничек торгызылуы турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән татар телендә дөнья күргән китапта укырга мөмкин. 
"Узган елның декабрендә селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе федераль дәүләт реестрына" Татар ат токымын " кертте. Бу – узган 8-10 ел дәвамында алып барылган токымны торгызу эшенең нәтиҗәсе. Татар токымыннан атлар-ул безнең горурлыгыбыз»,-дип уртаклаша укучылар белән ТР Премьер – министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Атларга булган күптәнге мәхәббәте турында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та китапка кереш сүзендә сөйли, шулай ук гаилә тарихындагы шәхси хатирәләре белән уртаклаша. 
Китапның авторлары: биология фәннәре докторы, профессор, КДВМАның биология, генетика һәм хайваннар үрчетү кафедрасы мөдире. Н.Э.Бауман, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, "Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе" ДКУ башлыгы Ришат Зарипов һ. б. татар атлары тарихы, токымны үрчетү һәм тоту үзенчәлекләре турында уникаль материал җыйдылар. Бу эштә татар атларының төп токым билгеләре: экстерьер, масть, конституция, продуктив сыйфатлар һәм чыдамлылык җентекләп тасвирланган.
Татар токымыннан булган атлар инде танылу ала: Сабантуй, ат чабышларында милли бәйрәмдә катнашалар, призлы урыннар яулыйлар һәм хәтта кинода төшерәләр. Әйтик, тиздән экраннарга чыгачак «Зөләйха күзләрен ача» фильмында төп героиня Кремльгә нәкъ менә татар токымыннан атларда киләчәк.
Яңалыкларның татар версиясе: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1563083.htm
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 16 сентябрендә «Экстремизмга -юк!" инструктор-методист Галиева Ф.Ф. терроризмны  профилактикалау буенча ата-аналар белән әңгәмә үткәрде һәм белешмәлекләр таратты.

«Экстремизмга ЮК» айлыгы кысаларында «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары һәм волонтерлары Кукмара шәһәре урамнарында «шартлаткыч матдәләр һәм шартлаткыч матдәләргә охшаган әйберләр ачыкланган очракта хәрәкәт тәртибе турында»дигән белешмәлек тараттылар

17 сентябрь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Гарипова Лилия Дамир кызы кичке мәктәпнең 9-10 нчы класс укучылары өчен  совет чоры галиме А.Д. Сахаровка. багышланган «Защитник прав человеческих» дигән тематик сәгать үткәрде.

17 сентябрь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы яшүсмер балалар өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә “В стране эмоций” исемле уен программасы үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International