ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе

"Экстремизмга-ЮК! " айлыгы кысаларында мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар, укучылар белән әңгәмәләр үткәрелде

Көзге ярминкә кысаларында район мәдәният йорты иҗат коллективлары Кукмара шәһәренең "Магнит" сәүдә үзәге янында концерт куйдылар. Шулай ук концерт "Добреев"сәүдә йорты янында узды. Анда Олы Сәрдек һәм Югары Арбаш авыл җирлекләре үзешчәннәре катнашты. Бәйрәмнәр дәвам итә.

21 сентябрь В.И.Ленин исемендәге Мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән «Нечкәбил-2019» XV Республика матурлык әниләр һәм гаилә конкурсының ярымфиналы узды. Нечкәбил "конкурсы" Ныклы гаилә"федераль партия проекты кысаларында уза. Кукмара районы данын Әсән - Елга авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Сергеева Ленара яклады

21 сентябрьдә "Сактон" удмурт халык фольклор ансамбле Яр Чаллының "Азатлык"паркында узган "Мы ветви древа одного"  фестивалендә катнашты. "Сактон" ансамбле катнашучы дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.

Өлге авылы клубында "Чәк-чәй" бәйрәме булып узды. Әлеге чарада катнашкан хатын-кызларыбыз халкыбызның затлы милли ризыгы булган, табын күрке, туй ризыгы "чәк-чәк"не пешерү серләре белән уртаклаштылар. Бу тәмле ризык турында кызыклы фактлар сөйләнелде


21
сентябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 29 сентябрендә 2006 елгы «Ягуар» һәм Чистай шәһәренең «Торнадо» командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге матчы узачак.

Башлана: 13.00


20
сентябрь, 2019 ел
җомга

«Конструктив» медиафорумы (алга таба – Медиафорум) 2019 елның 27-29 сентябрендә «Идел»яшьләр үзәгендә(Матюшино авылы, Садовая ур., 7) узачак. Медиафорумда район һәм студентлар ММЧ вәкилләре, социаль челтәрләрдәге администраторлар һәм әйдәп баручы аккаунтлар һәм төркемнәр, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге мейкерлар контенты катнашачак.

катнашу очен; google-форма https://forms.gle/b6GszUsHuf277F6z8 в период с 16 по 25 сентября 2019 года.

"ВКонтакте» рәсми төркеме: vk.com/we_aretheworld

Ел саен 2009 елдан башлап Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Вверх!» Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен яшь кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән (алга таба – Конкурс).

21 сентябрь, 2019 ел. Кукмара ш. Р.Ш. Мөхәммәтшин исемендэге узэк стадионында җиңел атлетика буенча "Татарстан кроссы-2019"массакүләм ярышлары үткәрелә.

2019 елның 19 сентябрендә «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары «Форпост» узаге» уку классы базасында Калашников автоматын вакытка җыю һәм сүтү осталыкларын бер кул белән һәм күрсәтмә чыгышларны күрсәттеләр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International