2025 елның 17 апрелендә тренер Булат Кадыйров «сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда гаиләнең роле» темасына ата-аналар җыелышы үткәрде.
Якты Пасха алдыннан Үзәк китапханәдә «Пасха кыңгыравы»дигән китап күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә Пасханың тарихына, традицияләренә һәм православие мәдәниятенә багышланган басмалар җыелмасы тәкъдим ителә.
17 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе Зур Кукмара авылының “Шатлык” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган «Сандугачтай моңлы Тукай теле» шигырь конкурсы үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханәче Закирова Фирдания шагыйрьнең авыр балачагы, иҗади юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды. Соңыннан балалар туган телгә, туган якка, аның табигатенә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Бәйгедә катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
17 апрель көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә 3 нче мәктәпнең 8а сыйныф укучылары өчен китапханәче Алевтина Асанова «Этикетное кафе: правила поведения» квест-уены үткәрде. Тәрбияле кешеләр һәрвакыт ихтирам уята. Без барыбыз да үз-үзебезне тоту кагыйдәләрен белергә тиеш: театрда да, урамда да, өстәл артында да, транспортта да һ.б. Уен барышында укучылар үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, «Театрда», «Җәмәгать транспортында», «Өстәл артында», «Урамда» станцияләре буйлап йөрделәр. Чара видеофильм карау белән тәмамланды.
Телефон кайнар линиясен
Җиңү көне алдыннан тренер Илдар Ганиев һәм «Ягуар» командасында тәрбияләнүчеләр «Георгиевская лента» акциясенә кушылдылар.
2025 елның 16 апрелендә фигуралы шуучыларның Җиңү көненә багышланган күрсәтмә чыгышлары булды.
2025 елның 17 апрелендә «Олимп» Боз сараенда «чаңгы узышлары» бүлегендә 2024-2025 еллар сезонына йомгак ясалды. Муниципаль һәм республика дәрәҗәсендәге ярышларда иң күп балл җыйган тәрбияләнүчеләргә призлар тапшырылды.
Тренер Регина Ишкельдина һәм аның тәрбияләнүчеләре ФОРПОСТ директоры Анна Караваева белән берлектә «Георгиевская лента» акциясендә катнаштылар
16 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Село - Чура авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашында “Пасханың якты бәйрәме” дигән «Салават күпере» клубының чираттагы дәресе булып узды. Клуб җитәкчесе Алевтина Асанова балаларны барлык христианнарның язгы бәйрәме - Пасханың тарихы, Пасханы каршы алуның йолалары, Пасха символлары, бәйрәм көннәрендәге уеннар һәм күңел ачулар белән таныштырды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре бу олы бәйрәмнең үзлеренең җирлекләрендә ничек үтүе белән таныштырдылар, милли уеннар һәм конкурслар оештырдылар. Балалар рәхәтләнеп традицион уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, биеделәр һәм милли гореф-гадәтләр белән таныштылар белделәр. Чара пасха йомыркалары бизәү буенча мастер-класс белән тәмамланды.