ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

17нче январь көнне Өлге авылы китапханәсендә бик матур кичә “Башваткыч” уены булып узды. Тормыш- көнкүреш сферасында балаларның белемнәрен арттыру, гаиләләр дуслыгын ныгыту максатыннан оештырылган иде бу чара.  Башваткычның тормышчан сораулардан төзелуе катнашучыларга да, тамашачыга да кызыклы булды. Тамашачылар да читтә калмады. Алар өчен дә кызыклы сораулар әзерләнгән иде.  Уенда катнашырга чакырылган өч гаилә арасында барган кызыклы да, киеренке дә көрәштә Гарифуллиннар гаиләсе җиңү яулады. 


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

17 нче гыйнварь көнне Югары Өскебаш авыл китапханәсе, балаларның сәламәтлеген кайгырту йөзеннән башлангыч мәктәп укучылары белән кышкы табигатькә чангы шуарга чыкты. Чангыга беренче басуларына карамастан кечкенә дусларыбызда чаңгы юлыннан бик оста гына йөрделәр. Кәефләре күтәрелеп, битләре алсуланып чыкты. Янәдән очрашырга дигән уйлар белән өйләренә таралыштылар.

17 гыйнвар көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 1 сыйныф укучылары өчен  “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балаларга яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләп кителде. Балалар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре белән таныштылар, аларның кешелеклелек кебек яхшы сыйфатларын үзләренә өлге итеп алдылар. Китаплардан яхшылык, яманлык турында язылган шигырьләр, әсәрләр укылды.

 Зур Сәрдек авылы китапханәсенең уку залында балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Х. Халиковның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Әдәби хәзинә” дип аталган китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәнең цитатасы итеп «Иң яхшысы – балаларга!» дигән юллар алынды. Чыннан да, әлеге сүзләрдә хаклык зур: шигырьләр, җырлар, шигъри әкиятләр, табышмаклар, тел шомарткычлар, сәхнә әсәрләре авторы Х.Халиков балалар өчен иҗатында зур уңышларга ирешкән шәхес. Чөнки аның һәр әсәре баланы кызыксындыра алуы белән әһәмияткә ия. Китапханәдә дә Х.Халиков китаплары киштәдә тузан җыеп ятмый. Китап укучы балалар Х.Халиков китапларын яратып укыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнеп конкурсларда призлы урыннар алалар. Язучының юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе янында иҗаты буенча интеллектуаль уен оештырылды. Чара барышында укучылар күмәкләшеп уку, рольләргә бүлеп уку кебек иҗади эшләрдә катнаштылар, библиографик биремнәр үтәделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, тизәйткечләр әйтеп телләрен шомарттылар.

Купка авылы китапханәчесе бер төркем әкият сөюче балалар белән, атаклы рус әдибе Лев Толстойның тууына 190 ел уңаеннан “Әкият иленә сәяхәт”дигән исемләнгән “Өч аю”әкиятен сәхнәләштерде. Иң элек балалар китапханәче тарафыннан Лев Толстойның тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнеп эшләнгән презентацияне карадылар, аннары сәхнә артына чыгып үзләренең осталыкларын күрсәттеләр .Әлеге очрашудан һәркем кәнагатъ калды.

Зур Сәрдек авылы китапханәчесе мәктәп укучылары өчен «Великий Лев Толстой» дип исемләнгән китап күргәзмәсен тәкьдим итте. Күргәзмәгә куелган китаплар укучыларда зур кызыксыну уятты. Ә китапханәчебез исә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә үткәрде.

16 гыйнварь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе балалар язучысы, шагыйрь Хәкимҗан Халиковның тууына 85 еллыгын билгелэп , Мәмәшир урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары белән  ”Канатлы дөнья” исемле китап кургәзмәсе буйлап сәяхәткә чыкты. Китапханәчебез исә  шагыйрьнең балалар дөньясын төрле яклап гәудәләндергән ихлас, шигырьләрен укыды. Ә инде алар өчен иң охшаганы сөйләм кимчелекләрен бетерергә ярдәм итә торган телшомарткычлары булды. Язучының мөстәкыйль фикейөртергөйрәтә торган сәхнә уеннары, төрле шигъри башваткычлары, табышмаклары  да балалар тарафыннан бик теләп кабул ителде . Кыскасы, язучы Хәкимҗан Халиков иҗаты балаларда зур кызыксыну уятты, аларга канатлар куйды.

16 январь көнне Мәмәшир авылы китапханәчесе мәдәният йорты каршында оештырылган ”Скандинавиячә йөрү"төркеменә “Җәяү йөрү файдалы” исемле әнгәмә үткәрде, әлеге темага кагылышлы китаплар тәкъдим итте.


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

16 гыйнварда үзәк китапханә китапханәчесе Заһидуллина Гөлнара Фәрит кызы, яшүсмер балалар белән берлектә «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән акциясе үткәрде.  Балалар кышлаучы кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр һәм тернәкләндерү үзәге ишег алдында элделәр.


15
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

Балачакның иң күңелле бәйрәмнәреннән булган Яңа ел бәйрәменең шулай тиз үтеп китүе белән күңел һич тә килешә алмый. Шуңа күрә безнең халык искечә Яңа елны да зурлап бәйрәп итәргә ярата. Шушы уңайдан, Кәркәчеч авылы китапханәчесе Ташлы-Елга авылында өлкәннәр һәм  балалар  катнашында булып узган“Иске Яңа ел “ бәйрәмен уздыруда катнашты. Олысы кечесе әлеге бәйрәмдә бик теләп катнашты. Ә иң төп герой Кыш Бабай булды.Ул балаларны бәйрәм белән котлады, аларга бәхетле балачак, сәламәтлек, тынычлык, игелек һәм уңышлар теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International