ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Пычак  авыл китапханәсендә, китапны көмәкләшеп уку оештырылды. Бөек шагыйребез Г.Тукайның балачагы турында мәгълүмат бирелде, аның балачагы турында әңгәмә корылды. Балалар яраткан шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Китап, белем турында мәкаль-әйтемнәргә дә урын бирелде. Балалар китап уку кагыйдәләре белән дә таныштылар.


11
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Тат –Тулба авылы китапханәчесе табигать темасына китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясау; укучыларда тере табигатькә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү; кыргый һәм йорт хайваннары турында булган белемнәре белән фикер алышу;хайваннар турындагы китапларны пропагандалау максатыннан яңа китапларга күзәтү һәм әңгәмә үткәрде. Укучылар  хайваннар турындагы китаплардан узләре яраткан һәм кызыксынган хайваннар турындагы урыннарын укып курсәттеләр. “Хайваннар иленә сәяхәт” дигән презентация карап үттеләр. 


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе


Үзәк китапханәдә яңа китаплар күргәзмәсе эшли. Әлеге күргәзмәдә төрле авторларның, төрле жанрдагы һәм төрле темага караган яңа китаплары тәкъдим ителгән. Китапханәче Пахомова Валентина Геннадиевна китап укучылар өчен әлеге күргәзмәгә күзәтү үткәрде.


9
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Күкшел авылы китапханәче “Хуш, киләсең Кыш бабай” дип исемләнгән чарага килгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады. Мавыктыргыч күңел ачу программасы, уеннар, һәрбер кешенең күңеленә хуш килде.

Зур Кукмара авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Чәчәк ата, яши, матурлана, туган ягым- газиз төбәгем” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде. Әңгәмә Кукмарабызда урнашкан истәлекле урыннарны искә төшерүдән, авыл чишмәләрнең барлыкка килү тарихы турындагы маглүматларны җиткерүдән башланып китте. Укучылар белән Кукмара һәм Зур Кукмара авылы турында язылган китапларга күзәтү ясалды. 

Туган җир, туган як- hәр кеше өчен изге нәрсәләр. Кечкенәдән сабый күңе-лендә туган якка мәхәббәт тәрбияләү зур тырышлык сорый әлбәттә. Шушы уңайдан Аш-Буҗи авылы китапханәчесе, төрле яшьтәге балалар өчен  “Туган якның ачык китабы” дигән темага әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар авылның исеме каян килеп чыкканын, элек яшәгән кешеләр турында бик күп магълүмәтләр ишеттеләр. Әлеге әңгәмә балаларда зур кызыксыну уятты.


3
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

3 январь көнне Чура авылы китапханәчесе “Серле Чыршы утлары” дип исемләнгән балалар елкасы үткәрүдә катнашты. Кичәдә төрле кызыклы скетчлар, җыр-биюләр, лотерея уеннары, оештырылды. Җиңүчеләргә Кыш бабай призлары бирелде.

 Зур Кукмара авылы китапханәчесе бал маскарад бәйрәме  үткәрүдә катнашты. Бәйрәмдә бик күп костюмнар, күңелле уеннар, матур биюләр, җырлар, шигырьләр яңгырады. Халык чын күңелдән ял итте. Барлыгы 270 ләп кеше катнашты.

1 январь көнне Зур Кукмара авылы китапханәчесе яңа ел лотереясы билеты уйнату кичәсендә катнашты. Елдагыча үткәрелгән әлеге бәйрәмдә кыйбатлы бүләкләр үз ияләрен тапты.

Мәмәшир   авылы  китапханәчесе шушы авылдан чыккан шәхесләрнең тормышы белән  якынрак таныштыру максатыннан, “Таныш булыгыз: авылыбыз тарихы” дип исемләнгән китап күргәзмәсен укучылар хозурына тәкьдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International