Өлге авылы китапханәсендә “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” акциясы кысаларында китапханәгә йөрүче укучы балалар белән бергәлектә «Я рисую добро! » дип исемләнгән конкурс үтте. Балаларга мәрхәмәтлелек турында презентация күрсәтелде.
Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен мәрхәмәтлелек дәресе үткәрде. Дәрес барышында ул укучыларны акция һәм аның шартлары белән якыннан таныштырды. Укучыларны әлеге акциядә актив катнашырга чакырды.
23 сентябрь көнне Ятмас Дусай мәдәният йортынды "Сөмбелә" уныш бәйрәме узды. Кичә җыр - биюлэр, төрле конкурслар белән үрелеп барды.
23 сентябрь көнне Село - Чура мәдәният йортында "Сөмбелә" бәйрәме үтте. Урта һәм кече яшьтәге мәктәп балалары белән алтын көзгә багышланган "Куңелле стартлар" ярышы узды.
23 сентябрь конне Поршур авылы клубында "Уңыш бәйрәме" үткәрелде. Балалар төрле конкурсларда катнаштылар, яшелчәләрдән кызыклы фигуралар ясадылар.
Пычак авылы җирлегендә Австралиядән кайткан якташыбыз София Вәлиеффны каршы алу кичәсе оештырылды. Хөрмәтле кунакны Арпаяз башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары каршы алды.Укучылар язучы һәм рәссам София апаның катлаулы тормыш юлы белән таныштырып, шигырьләрен укыдылар.
Ә китапханәчебез исә, аның гаиләсенә багышлап “Ерактагы якын кардәшләр дип исемләнгән презентация күрсәтеп китапларына күзәтү ясады. Кичә ахырында “Ак калфак” оешмасының җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина чит җирләрдә яшәп тә, татар телен саклап кала алган бу гаиләгә соклану хисен белдерде. Кичәдә барлыгы 22 кеше катнашты.
Күкшел авылы китапханәчесе 3-4 сыйныф укучылары өчен татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү максатыннан, “Сөмбелә” бәйрәме уздырды. Кичә барышында балалар бәйрәменең тарихы белән танышып, яшелчә, җиләк- җимешләр турында шигырьләр сөйләп, табышмакларга җаваплар тапты.
Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Көзге уңыштан әзерләнгән тәмле сыйлардан авыз иттеп ,кабат очрашу теләге белән сүз куешып саубуллаштылар.
22 сентябрь көнне Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, сентябрь экстремизмга каршы көрәш ае булу уңаеннан, төрле яшьтәге балалар өчен “Дети против экстремизма” дип исемләнгән фильм күрсәтелде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Ятмас Дусай авылы китапханәсе балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Сөмбелә – уңыш бәйрәме” исемле китапханә сәгате үткәрде. Әлеге бәйрәмгә балалар алдан ук әзерлек алып бардылар: төрле агач яфраклары җыйдылар һәм алардан төрле кул эшләре күргәзмәсе оештырдылар. Бәйрәм уеннар, шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды.