Кукмарабызда сөенечле зур вакыйга булды: яңа төзеләчәк ЗАГС бинасының беренче нигез ташы салынды.
Балыклы авылы китапханэсе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Карбыз бәйрәме” үткәрде. Балалар карбыз кавынның туган иле, аның нинди төрлэре булуы хакында белделәр. Карбыздан төрле рәсемнәр ясадылар, иң күп карбыз төшен санадылар, табышмаклар әйттештелэр. Карбыз һәм кавын белэн сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле булды.
Ятмас Дусай авылы китапханәчесе Венера Галиуллина киң катлам китап укучылар өчен якташыбыз Рифә Рахманга 55 яшь тулу уңаеннан “Якташ язучыбыз –Рифә Рахман” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында китап укучылар язучының тормыш юлы һәм иҗаты, китаплары белән якыннан танышты.
Чуллы авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче укучыларны терроризмга багышланган күргәзмә белән таныштырды, куркыныч янаган очракта үз-үзеңне саклау кагыйдәләре белән таныштырды.
Түбән Арбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Сак булыгыз, юлларда” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә китапханәче укучыларны юл йөрү билгеләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштырды. Укучылар светофорның өч төсе ни аңлатканы һәм юл темасына кагылышлы сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште.
“Укучының мәдәни көндәлеге” мәдәни – белем бирү проекты кысаларында, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә 1-4 нче сыйныф укучылары өчен мәдәни көндәлекләр өләшенде.
Шул уңайдан район балалар һәм 47 авыл китапханәсе китапханәчеләре башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бердәм мәдәни дәрес” үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә китапханәчеләр укучыларны республикабызның истәлекле урыннары белән якыннан таныштырды. Укучыларга көндәлекне дөрес итеп тутыру һәм саклау тәртибе, аны һәрдаим куллану, көндәлек битендә бирелгән биремнәрне эшләп бару хакында тулы мәгълүмат бирелде. Татарстаныбыз мәдәнияте, аның халкының тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән балаларны таныштыруны максат итеп куйган әлеге проект, балаларда гына түгел, китапханәчеләрдә дә зур кызыксыну уятты.
17 август көнне Мәмәшир мәдәният йортында “Җәүһәр” ветераннар клубының чираттагы утырышы булды. Әлеге чара дәвамында эшләнгән эшләргә йомгак ясалды, киләсе айга планнар төзелде, фикерләр алышынды. Очрашу матур җырлар, кызыклы уеннар белән тәмамланды.
16 сентябрь көнне Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге культура һәм ял паркында Березняк авылы үзешчән артистлары чыгыш ясады. Концерт программасы җырлар, дәртле биюләр, матур эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды.
16 сентябрь көнне Өлге авылында кичке уен узды. Концерт номерларыннан тыш, "Тамчы" бию коллективы татар халкынын жырлы- биюле уеннарын тәкъдим итте. Халыкны да шул уеннарга җәлеп итеп, бәйрәм дискотека белэн дәвам итте. Килгән халыкка пич коймагы, кайнар чәй белән сыйлану мөмкинлеге оештырылган иде.
“Экстремизмга – юк” дип исемләнгән республика айлыгы кысаларында Купка һәм Вахит авылы китапханәчеләре “Без терроризмга каршы” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белде, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрәнде, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле әйберләр янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды, терроризмга каршы рәсем ясалды. Алар балаларның сорауларына җавап бирде һәм балаларга бер-береңне хөрмәт итеп яшәргә кирәклеген аңлатты.