Балыклы авылы китапханәчесе Сәлимә Каюмова, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Күңелле стартлар” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Бәйге барышында укучылар кызыклы конкурсларда, спорт уеннарында бик теләп катнашты.
Ядегәр авылы китапханәчесе Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен спорт бәйрәме оештырды. Балалар саф һавада рәхәтләнеп уйнады.
Чишмәбаш авылы китапханәчесе “Акчарлак” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Кәркәвеч авылы китапханәчесе балалар бакчасындагы нәниләр белән“Исәнме ямьле җәй” дип исемләнгән күңелле балачак иртәсе үткәрде. Балалар төрле кызыклы рәсемле китаплар белән танышып,җәй турында язылган шигырьләр укып, табышмакларга җавап эзләделәр.Бәйрәм бик күңелле булды.
25-май көнне Күкшел мәдәният йортында 9 нчы һәм 11 нче чыгарылыш сыйныф укучылары өчен махсус бәйрәм программасы оештырылды.Укучылар төрле милли уеннарда, татарча биюләрдә дә бик теләп катнаштылар.Бәйрәм бик күңелле узды.
Экология елы уңаеннан Каркаусь, Вахит авылы авылы китапханәләрендә экологик дәрес узды. Бу чараның төп максаты булып балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү,туган як табигатенә мәхәббәт хисе тәрбияләү, табигатьне ярату, җирне, суны пычратмау, яшеллекне саклау шәфкатьле булырга тиешлелеге аңлатылды.
Ядегәр авылы китапханәчесе 1 сыйныф укучылары белән “Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара” исемеле әдәби музыкаль кичә уздырды. Балалар төрле халык биюләре белән якынрак танышып, аларның киенү үзенчәлекләре, бию тарихы һәм юнәлешләре турында мәгьлүмат алдылар. Кичәнең ахыры “Pango” япон халык биюен өйрәнү белән тәмамланды.
Наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында Поч-Кучук авылы китапханәсендә яшьләр өчен әңгәмә, наркомания темасына багышланган “Тихая эпидемия” видеофильм күрсәтелде, наркотиклар турында белешмә бирелде. Соңыннан укучылар үз фикерләрен әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк дигән фикергә килделәр.
Мәмәшир авылы китапханәчесе ”Нур” клубының,”Китапханәче –безнең киңәшчебез” исемле чираттагы утырышын үткәрде.Чара китап һәм китапханә эше турында мәкальләр әйтешеп,” Әдәбият- заман көзгесе” дип исемләнгән китап күргәзмәсенен күзәтү белән тәмамланды.
24нче май көнне Кәркәвеч мәдәният йортында гаилә көне булып узды. "Гаилә учагыгыз сүнмәсен,сүрелмәсен" дигэн девиз астында үткән бәйрәм чарасына гаилә учагын сүндермичә саклаган, урнәк гаиләләр чакырылган иде. Кәркәвеч авылыннан Нәкип абый белэн Минзалифә апа Маслявиевлар 45 ел бергә гомер кичергәннәр, Ташлы-Елгадан Рашит һәм Әльфия Газизуллиннар да тормыш юлын кулга-кул тотынып 30 ел бергэ үткәннәр. Тантаналы чарада юбилярларны дуслары, туганнары, балалары котлады. Бәйрәм тугәрәк өстәл артында дәвам итте.