Березняк авылы китапханәчесе 7-8 нче сыйныф укучылары өчен “Һава, су, кояш. Җәйге чорда сәламәтлегеңне кайгырт ” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында сәламәтлекне саклау, суның, һаваның, кояшның файдасы турында сөйләнелде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар да алды. Экологик темага багышланган китап – журналларга күзәтү үткәрелде.
Балаларны яклау көне уңаеннан, Важашур авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән бергәлектә төрле яшьтәге балалар өчен “Һәрвакыт булсын кояш” дип исемләнгән кичә үткәрде. Кичә барышында балалар төрле уеннар уйнады, викторина сорауларына җавап бирде.
Каенсар авылы китапханәсе “Бәхетле балачак” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде. Әлеге конкурс балалар өчен үзләренең сәләтләрен күрсәтергә яхшы мөмкинлек булып тора. Бу аларның иҗади эшчәнлекләренең соңгы адымы булмас дип ышанып калабыз.
Балаларны яклау көне уңаеннан Купка, Яңа-Сәрдек авылы китапханәчеләре “Бәхетле балачак”, “Рәхим ит балачак иленә” дип исемләнгән бәйрәм – тамаша үткәрде.Бәйрәм табигать кочагында төрле спорт уеннары белән дәвам итте.
Яңа Сәрдек авылы китапханәчесе ”Без тәмәкегә каршы” дип аталган түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде. Наркотиклар куллануның кайтарып ала алмаслык авыр нәтиҗәләргә китерүе турындагы әңгәмәдә аның тискәре якларын мөмкин кадәр тулырак ачарга омтылды.
Балаларны яклау көне уңаеннан Мәмәшир авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен “Кече Сабантуй” үткәрде.Бу бәйрәм милли –йолаларыбызны, гореф гадәтләребезне искә төшерү максатыннан үткәрелде.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Урәсбаш авылы китапханәчесе “Күңелле балачак” бәйрәм – тамаша үткәрде.Бәйрәм табигать кочагында спорт ярышлары «Йомырка кабып йогеру», «Чүлмэк вату», «Аркан тартышы», «Ераклыкка йөгерү», «Скакалка сикерү», «Корзинга туп кертү»кебек уеннар белән дәвам итте.Катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Зур Кукмара, Аш-Буҗи авыллы китапханәләрендә”Күңелле стартлар бәйгесе үтте. Бәйрәмдә балалар үзләренең матур җырларын җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр, асфальтка матур һәм эчтәлекле рәсемнәр ясадылар.Бәйрәм бик күңелле үтте.
Өлге авылы китапханәчесе Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, балалар өчен “Эх, ямьле син балачагым” дип исемләнгән рәсем ясау конкурсы оештырды. Балалар үз рәсемнәрендә төрле әкият персонажларын, кояшны, җәйге каникулларны чагылдырды.
Пычак авылы китапханәчесе Фирдәүсә Галимова, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, “Тамчы шоу” дип исемләнгән бәйге үткәрде. Әлеге бәйге экология елына багышланган иде. Укучылар викторина сорауларына җавап бирде, кроссворд чиште. Соңыннан китапханә тирәсенә чыршы агачы утыртуда катнашты.