ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

26 нчы апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара  үзәк китапханәсендә “Тукай халык шагыйре” исемле шигърият  кичәсе үтте. Әлеге кичәдә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кыскача таныштырды. Кичәдә Тукай тормышы турында электрон презинтация күрсәтелде. Кичә барышында Тукайның 131 еллыгы уңеннан игълан ителгән шигырь конкурсына нәтиҗәләр ясалды, бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә нәни кунаклар һәм “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче җирле язучыларыбыз үзләренең Тукайга багышланган шигырьләрен укыдылар.

 

Вахит авылы мәдәният йортында "Бер картлыкта, бер яшьлектә" дип исемләнгән өлкәннәребез белән берлектә икенче атна рәттән кичке уен оештырылды. Кичәбез элек уйналган күңелле, шаян уеннар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән бик күңелле узды.

Вахит авылы мәдәният йортында 23- апрель көнне “Яз китерә каргалар” дип исемләнгән карга боткасы бәйрәме үткәрелде. Дәртле биюләр, кызыклы уеннар оештырылды, конкурсларда авыл халкы һәм балалар бик теләп катнашты. Бәйрәм азагында һәрбер килгән кунагыбыз карга боткасы, кайнар чәй һәм тәм-томнар белән сыйланды.

Каенсар авылы клубында китапханә белән берлектә җирлекнең кул эше осталары белән кичә үткәрелде. Кичәгә бәйләргә яратучы хатын -кызлар жыелган иде. Аларның бәйләгән әйберләреннән күргәзмә оештырылды, ыргак белән шәл бәйләү буенча мастер -класс үткәрелде.
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.


24
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Янил авылы китапханәчесе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән “Творческий поиск” бәйгесенең “Сельская библиотека” номинациясендә җиңеп чыкты. 

21 нче апрель көнне Березняк авылы мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары белән " Без сәламәтлек яклы !" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Соңыннан балалар белән татар халык уеннарын уйнау оештырылды.

22 нче апрель көнне Иске-Йорт авылы клубында Г. Тукайга багышланган кичә үтте. Әдәби кичә кысаларында шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның шигырьләрен укыдылар, татар әдәбиятына керткән өлеше турында әңгәмә үткәрделәр.


21
апрель, 2017 ел
җомга

      Сәламәтлек айлыгы кысаларында Лельвиж авылы китапханәчесе мәктәп укучылары белән берлектә “Твори свое здоровье сам” дигән темага әңгәмә үткәрде.  

“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Нырты авылы китапханәчесе төрле катлам китап укучылар өчен “Дәүләт хезмәтен интернет аша” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. 

     

“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Купка авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары белән бергәлектә медпунктта булды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International