Каенсар авылы китапханәчесе Сәрия Шәйдуллина мәдәният хезмәткәрләре белән бергәлектә һәйкәл тирәсен тәртипкә китерде, зур күләмдә чүп-чар җыештырылды.
«Доброволец в центре информации» акциясе кысаларында китапханәче Фирдәүсә Галимова кешеләргә дәүләт хезмәте аша дөрес итеп түләү өчен ниләр эшләргә кирәклеген аңлатты.
Пычак авыл китапханәчесе һәм укучылар “Добровольцы пожилым” акциясе кысаларында тыл ветераны Кәүсәрия Хаҗиева белән очрашты.
Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хабибрахманова башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хәтер яралары” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.
Кәркәүч авылы китапханәчесе Энҗе Хабибрахманова урта яшьтәге мәктәп укучылары белән бергәлектә сугыш ветераны Мәсләви Гафиев белән очрашты.
“Экологик уикенд” көне уңаеннан Пычак авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән бергәлектә табигатьне чүп-чардан чистарту эшендә катнашты. Тирә-юнь тәртипкә китерелде.
“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Югары Күзмис авылы китапханәчесе клуб хезмәткәрләре белән бергәлектә тирә-юньне чүп-чардан арындыру буенча эш алып барды.
Иске Юмья авылы китапханәчесе Лидия Макарова кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Провославная Пасха” дип исемләнгән уен программасы үткәрде.
Әсән-Елга авылы китапханәчесе китапханәгә килгән өлкән яшьтәге китап укучыларны, интернет челтәре аша коммуналь хезмәткә түләү төшенчәләренә өйрәтте.
18 апрель көнне Важашур авылы китапханәчесе югары класс укучылары белән “Наркотики - путь в никуда!” дигән темага әңгәмә һәм презентация күрсәтте.